Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ульяновкада һәм Чирмешәндә балалар бакчасы төзиләр

Бүген районда бер үк вакытта берничә эре объект төзелә һәм капиталь ремонт бара. Чирмешәндә - 80 , Ульяновкада 50 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзиләр. Алар быел файдалануга тапшырылырга тиеш. Ульяновкада тагын бер өй туе булуы көтелә, биредә бастырылган җыелма- модульле фельдшер - акушерлык пункты тиздән авыл халкына хезмәт күрсәтә башлаячак....

Бүген районда бер үк вакытта берничә эре объект төзелә һәм капиталь ремонт бара.

Чирмешәндә - 80 , Ульяновкада 50 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзиләр. Алар быел файдалануга тапшырылырга тиеш. Ульяновкада тагын бер өй туе булуы көтелә, биредә бастырылган җыелма- модульле фельдшер - акушерлык пункты тиздән авыл халкына хезмәт күрсәтә башлаячак. Чирмешәндәге модульле патолого - анатомия бүлекчәсендә дә, ветеринария пунктында да эшләр төгәлләнеп килә.
Сосновкада төзүчеләргә эш бар әле. Монда 100 урынга исәпләнгән купфункцияле үзәк сафка басарга тиеш. Әмир, Девичья Поляна балалары да яңа уку елында яңа мәктәпкә барачак. Аларда да төзелеш дәвам итә.
Мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы да дәвам итә. Быел Күтәмә, Туймәт, Иске Котыш мәктәпләрен төзекләндерәләр. Урманасты Үтәмеш мәдәният йортында да үзгәртеп кору - реконструкция эшләре бара. Сәламәтлек саклау объектларын модернизацияләү программасы нигезендә районда 4 ФАПка (Ивашкино, Кара Чишмә, Андреевка, Кызыл Чишмә авылларында) ремонт ясалды.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы төзелеш балалар бакчасы Ульяновка Сосновка авылы