Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Тикшерү дә, ярдәм дә – бер урында

Август ахырында район үзәк больницасында быел төзелгән кабул итү - диагностика бүлеген ачарга ниятлиләр. Бүлек стационарның беренче катында урнашкан. Больницага килгән авырулар биредә тикшерү үтәчәк, шунда ук аларга тиешле ярдәм дә күрсәтеләчәк. Яңа бүлек күчмә рентген аппараты, УЗИ, ФГДС, үпкәләрне ясалма җилләтү аппараты белән җиһазландырылган, шулай ук монда шокка каршы...

Август ахырында район үзәк больницасында быел төзелгән кабул итү - диагностика бүлеген ачарга ниятлиләр.


Бүлек стационарның беренче катында урнашкан. Больницага килгән авырулар биредә тикшерү үтәчәк, шунда ук аларга тиешле ярдәм дә күрсәтеләчәк. Яңа бүлек күчмә рентген аппараты, УЗИ, ФГДС, үпкәләрне ясалма җилләтү аппараты белән җиһазландырылган, шулай ук монда шокка каршы палата да булачак.

- Кабул итү - диагностика бүлегенә җиһазлар кайтарту дәвам итә,- ди больницаның баш врачы Гайсә Сәгыйров. - Хәзер ашыгыч ярдәм машинасы ишеккә якын килерлек итеп бүлеккә уңайлы килү юлын ясарга кирәк (көньяктан).

Бу эшкә проект-смета документлары әзер, подрядчы да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Кабул итү – диагностика бүлеге