Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 1 август 2012 яңалыклары

    • 1 август 2012 - 09:56
      Шешминканы чүп – чардан кем чистартыр?
      Шешминкага бардык. Анда яшәүчеләр газетага язганнар дип гаеп итмәсеннәр, әмма авыл безне пычраклыгы белән таң калдырды. Ерак төбәкләрдән йөреп кайткач, без андагы хәлләргә шаккатып, районыбыздагы чисталыкны, авылларыбызның матурлыгын мактап язарга яратабыз. Иске агач йортлар, алабута һәм кычыткан арасындагы хуҗасыз өйләр, гомердә дә буяу күрмәгән авыш коймалар, ташландык фермалар, чәчелмәгән кырлар......
    • 1 август 2012 - 09:44
      Өйдәшенә – пычак белән
      Белә торып кеше сәламәтлегенә авыр зыян салып, шуның белән аның гомерен куркыныч астына куйган өчен район суды Урманасты Үтәмештә яшәүче Резеда Латыйпованы шартлы рәвештә өч елга ирегеннән мәхрүм итте. Бу хәл агымдагы елның июнендә була. Кырык дүрт яшьлек Резеда, бергә яшәүче ир-ат белән чираттагы гауга вакытында, тегенең тәненә берничә тапкыр...
    • 1 август 2012 - 09:36
      Каникулда – санаторийга
      Агымдагы елның алты аенда район социаль яклау бүлеге аша бирелгән юлламалар белән - 60, ә июль аенда 56 бала республиканың төрле санаторийларында сәламәтлекләрен ныгыткан. Август аенда аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче тагын 10 балага санаторийларда сәламәтлекләрен ныгытырга мөмкин булачак. Юлламаларның күбесе Чистай шәһәренең "Раздолье" һәм Бөгелмәдәге "Вита" санаторийларына бирелгән. Шулай ук...
    • 1 август 2012 - 09:33
      Тикшерү дә, ярдәм дә – бер урында
      Август ахырында район үзәк больницасында быел төзелгән кабул итү - диагностика бүлеген ачарга ниятлиләр. Бүлек стационарның беренче катында урнашкан. Больницага килгән авырулар биредә тикшерү үтәчәк, шунда ук аларга тиешле ярдәм дә күрсәтеләчәк. Яңа бүлек күчмә рентген аппараты, УЗИ, ФГДС, үпкәләрне ясалма җилләтү аппараты белән җиһазландырылган, шулай ук монда шокка каршы...