Түбән Кәминкә буасына балыклар җибәргәннәр
Безнең районда

Түбән Кәминкә буасына балыклар җибәргәннәр

Үткән елда әлеге авыл буасына капиталь ремонт үткәрелде. Нурлаттан килгән осталар биредә 4 миллион сумлык эш башкарган. Буаның коеларын, эшермәсен ясаганнар, яңартканнар, боздан саклаучы баганалар утыртып, аларны ныгытканнар. Осталар буаның дамбасын төзәтеп, күпер өстенә таш та түшәгәннәр. -Моңа кадәр янгын сүндерү машиналарына су җыю өчен килеп туктый торган махсус урын...

Үткән елда әлеге авыл буасына капиталь ремонт үткәрелде. Нурлаттан килгән осталар биредә 4 миллион сумлык эш башкарган.

Буаның коеларын, эшермәсен ясаганнар, яңартканнар, боздан саклаучы баганалар утыртып, аларны ныгытканнар. Осталар буаның дамбасын төзәтеп, күпер өстенә таш та түшәгәннәр.
-Моңа кадәр янгын сүндерү машиналарына су җыю өчен килеп туктый торган махсус урын юк иде, төзүчеләр аны да ясады, - ди Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков. - Биредә эш август аенда төгәлләнде, көзгә кадәр су да җыелып калды.
Буаны арендалап торучы эшмәкәр көздән үк монда балыклар да җибәргән.

Түбән Кәминкә авылы капиталь ремонт программасы Буа

Нет комментариев