Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә сәнгать осталары педагогларны һәм балаларны "Йолдызлык" фестиваленә әзерләделәр

Бу көнне район балалар сәнгать мәктәбенә сәнгатькә битараф булмаган яшь җырчылыр, биючеләр, нәфис сүз осталары агылды гына. Юкка түгел, сәбәбе бар. Чирмешәнгә "Созвездие-Йолдызлык" ачык республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестивале генераль продюссеры Дмитрий Туманов җитәкчелегендә сәнгать белгечләре килде. -Мин татар халкының милли бәйрәме - Чирмешәндә узган Сабан туена кунак булып...

Бу көнне район балалар сәнгать мәктәбенә сәнгатькә битараф булмаган яшь җырчылыр, биючеләр, нәфис сүз осталары агылды гына. Юкка түгел, сәбәбе бар.


Чирмешәнгә "Созвездие-Йолдызлык" ачык республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестивале генераль продюссеры Дмитрий Туманов җитәкчелегендә сәнгать белгечләре килде.

-Мин татар халкының милли бәйрәме - Чирмешәндә узган Сабан туена кунак булып килгәч, район башлыгы Фердинат Дәүләтшинга яшь артистлар өчен мастер-класс оештырырга ышандырган идем, инде менә шул вәгъдәмне үтәдем, - ди Талантлы балаларга һәм яшьләргә булышлык күрсәтү буенча республика үзәге директоры Дмитрий Александрович. - Быел 18нче тапкыр "Созвездие-Йолдызлык" фестивален уздырыга җыенабыз, аңа бер миллион баланы җәлеп итү планы бар. Бу килүебезнең төп максаты - фестивальгә әзерлектә район педагогларына ярдәм итү. Җиңүчеләр арасында чирмешәнлеләрне күбрәк күрәсе килә.

Вокал-соло белән шөгыльләнүче яшь җырчылар өчен актерлык осталыгыннан белем бирүче, "вокал терапиясе" буенча мастер-класс алып баручы Алина Ивахка үзләренең сәләтләрен күрсәтергә теләүчеләр күп иде. Россия җырчысы, актрисасы һәр җырчыны кат-кат тыңлап, киңәшләрен бирде, хаталарын төзәтте. Яшь вокалистлар башта бераз читенсенеп торсалар да соңрак, кунак белән алар арасында җылы мөнәсәбәт урнашты.

Татарстан Республикасының атказанган артисты Дмитрий Платонов нәфис сүз сөйләүчеләрне актерлык осталыгына өйрәтте. Артист дистәләгән яшь конферансны кабул итеп, аларның хаталарын төзәтте, тәкъдимнәрен әйтте.

Хореограф, "Дорога из города" бию театры җитәкчесе Айрат Баһаветдинов исә биюче кызларга күп элементлар күрсәтте, бию серләренә өйрәтте. Әлеге дәресләр хореография бүлегендә шөгыльләнмәүчеләр өчен дә кызыклы булды, аларның укытучылары да тәҗрибә туплады.

Чирмешән педагоглары һәм шулай ук балалар да бу мастер-класстан зур тәэсирләр белән таралышты.

Алина Бакеева, район балалар сәнгать мәктәбенең хореография укытучысы: - Әле моңа кадәр танылган сәнгать осталарының бездә мастер-класс күрсәткәннәре булмады, авыл җирендә мондый мөмкинлекләр юк бит. Балаларга түгел, укытучыларга да каядыр барып мастер-класс карау чыгымнар һәм вакыт сорый. Бу безнең өчен бер бүләк кебек булды. Балалар әүвәл бераз тартынып калсалар да, соңрак танылган хореограф белән эшләү аларга бик ошады, ике сәгатьтән артыкка сузылган дәрес бик тиз узды, хәтта арыганнарын да сизмәделәр. Яшь биючеләр яңа бию элементлары өйрәнделәр. Фестивальгә елдан-ел әзерлекле коллективлар килә, безнең дә сынатасы килми, шуңа һәр елны нинди дә булса яңалык уйлап табарга тырышабыз, билгеле, костюмнар да биюнең дәрәҗәсен күтәрә. Аннан соң авыл һәм шәһәр коллективларының да аермасы сизелә. Быел бәйгегә ике бию әзерләргә ниятләп торабыз.

Әлфия Закирова, район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе: - Берничә көн узса да, зур кичерешләр белән шатланып йөрим, балалар да шалтыратып тәэсирләре белән уртаклашалар. Балалар гына түгел, үзебез дә тәҗрибә тупладык, сәхнәгә матур итеп чыгу, үз-үзеңне тоту, репертуар сайлау да уңышларда зур роль уйный.

Альмир Жораев, район мәдәният йорты методисты: - Ничә еллар концертлар алып барсам да, үзем өчен күп яңалык алдым. Бу дәресләр балалар өчен дә бик файдалы булды, белгечләр калдырган видеоязмалардан файдаланабыз, безгә мондый мастер-класс бик кирәк иде.

Наталья Егорова, балалар сәнгать мәктәбенең вокал буенча педагогы: - Алина Франковна вокал буенча гына дәрес бирү белән чикләнмәде, актерлык осталыгына да өйрәтте. Һәр бала белән индивидуаль эшләгәч, алардан нәрсә таләп ителүен аңладылар. Кайбер балалар бераз югалып калсалар да, бездә яшь талантлар барлыгына кабат инандык. Кыскасы, белгеч безне гади бер җырдан шоу ясарга өйрәтте. Бу очрашуны оештыручыларга зур рәхмәт.

Безнең сайтта укыгыз:

Чирмешән балаларына юл йөрү кагыйдәләрен спектакль күрсәтеп өйрәттеләр

http://www.nashcheremshan.ru/tt/the-news-tat/item/17396

Иске Үтәмештән сукыр Мәрхүмә әбигә яңа гаиләдә рәхәт

http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/17414

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Сәнгать осталары Безнең районда Чирмешәндә мастеркласс күрсәтте