Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Мәскәү туристларына Чирмешән бик ошады (+ФОТО)

-Никадәр кызыклы мәгълүмат ишеттем мин бүген. Искитмәле, бер кечкенә генә район үзәгенең тарихы шулкадәр бай дип кем уйлаган, - ди шушы көннәрдә Чирмешәнгә килгән туристларның берсе Рәшит Харисов. Әлеге туристлар төркемендә илебез башкаласында яшәүче татарлар күп иде. Тумышы белән Туймазыдан булган Рәшит тә Мәскәүдә гомер итә. -Мин күргәннәрдән бик канәгать....

-Никадәр кызыклы мәгълүмат ишеттем мин бүген. Искитмәле, бер кечкенә генә район үзәгенең тарихы шулкадәр бай дип кем уйлаган, - ди шушы көннәрдә Чирмешәнгә килгән туристларның берсе Рәшит Харисов.

Әлеге туристлар төркемендә илебез башкаласында яшәүче татарлар күп иде. Тумышы белән Туймазыдан булган Рәшит тә Мәскәүдә гомер итә.
-Мин күргәннәрдән бик канәгать. Дусларыма, танышларыма да бу турыда сөйләп, килеп күрергә киңәш итәчәкмен, - ди ул.
Кунакларны Чирмешән Крепостенда (тарихи вал) "Ивушки" фольклор ансамбле (Иске Элмәле) каршы алды, алар халык җырларын башкардылар. Биредә кунаклар крепость тарихы белән таныштылар. Кайнар чәй белән коймак та яңгырлы көнне бик урынны булды.
Мемориаль үзәктә дәвам иткән экскурсияне дә шәһәр халкы бик ошатты. Мемориаль үзәк директоры Валентина Захарованың сөйләгәннәрен игътибар белән, тын да алмыйча тыңладылар. Язып та бардылар, фотога да, видеога да төшерделәр.
-Мин Чирмешәндә 20 еллар элек булган идем, -ди Мәскәүдән килгән тагын бер кунак - Ләлә Зиннәтуллина. -Бүген күргәннәремә шаккаттым. Район үзәге кечкенә генә авылдан бик матур шәһәрчеккә әверелгән. Горурлана аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Мәскәү туристлар