Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Мәктәпләрнең түбәләрен җыялар

    Әмир һәм Девичья Поляна авылларында башлангыч мәктәпләр биналарын төзү дәвам итә. Әмирдә төзелүче бинаның түбәсен җыялар. -Тагын бер бригада бүлмәара стеналарны күтәрә,- ди Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов.- Якын-тирәдәге электр баганаларын да күчерделәр, бина эченә өлешчә электр чыбыкларын да суздылар. Девичья Полянада түбә ябу һәм идәннәр җәю өчен җитәрлек...

    Әмир һәм Девичья Поляна авылларында башлангыч мәктәпләр биналарын төзү дәвам итә.

    Әмирдә төзелүче бинаның түбәсен җыялар.
    -Тагын бер бригада бүлмәара стеналарны күтәрә,- ди Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов.- Якын-тирәдәге электр баганаларын да күчерделәр, бина эченә өлешчә электр чыбыкларын да суздылар.
    Девичья Полянада түбә ябу һәм идәннәр җәю өчен җитәрлек күләмдә төзелеш материаллары кайтарылган. Монда да төзүчеләр эшлиләр.
    Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: