Безнең районда

Лашманда һәм Әмирдә юллар ялт итеп тора

Лашман һәм Әмир урамнары юллары ялт итеп тора, соңгы вакытта шактый яуган карны бик тиз якка эттеләр. - Бу эш өчен җаваплы ветеран Шакир абый Салиховка рәхмәт, 13 урамны да вакытында чисталарга өлгерә, көн дә дими, төн дә дими, кирәк чакта тракторын кабыза, - ди Лашман җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов....

Лашман һәм Әмир урамнары юллары ялт итеп тора, соңгы вакытта шактый яуган карны бик тиз якка эттеләр.

- Бу эш өчен җаваплы ветеран Шакир абый Салиховка рәхмәт, 13 урамны да вакытында чисталарга өлгерә, көн дә дими, төн дә дими, кирәк чакта тракторын кабыза, - ди Лашман җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов.

- Дөрес, Лашманда юлларның бер өлешен киңәйтәсе бар. Тракторчыга үзсалым акчасы исәбеннән түлиләр. Әмирдә Салават Әгъләмов та урам юлларын чистартуга зур өлеш кертә.

Кадыйр Гомәров фотолары


undefined Лашманда Әмирдә Безнең районда тора ялт итеп

Нет комментариев