Безнең районда

Күтәмәдән Антонина Аброськинаның үз инкубаторы

Антонина Аброськина инде 15 еллап инкубаторда чебиләр чыгарып үстерә.

 

Уңган хуҗабикәнең инкубаторыннан быел беренче төркем кошлар апрель ахырында ук чыккан. Инде алар зур булып үскәннәр.

 

-65 йомыркага исәпләнгән инкубатордан, гадәттә, 50-60 чеби чыга. Иртә язда мин анда ике тапкыр йомыркалар куям, - ди Антонина Николаевна. – Чебиләрне үстереп, көзге якта сатам, үзебезнекеләрен дә яңартып торабыз.

Аброськиннарның үзләренең дә 30 тавыклары бар, инкубаторга шуларның йомыркаларын куялар. Күркә-үрдәкләре дә утырып бәпкәләр чыгарганнар, ике ояга 30 – бәпкә. Абзарларында сыерлар, бозаулар, үгез һәм дуңгызлар да бар.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев