-Бүген без юл аслыгы ясау белән мәшгуль, - ди участок җитәкчесе Наиль Котбиев. - Балчык ташып, юлны киңәйтәбез, кырыен сөзәклибез. Монда биш КамАЗ, экскаватор, грейдер, каток эшли. Аннан соң вак таш җәяргә керешәчәкбез. Моңа кирәк ташның күп өлеше кайтарылган, әле бу көннәрдә дә машиналар Норлаттан таш ташыйлар. Юлга асфальт та җәеләчәк. Барлыгы 1 километр 700 метр арада эш башкарасы бар.
Нет комментариев