Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кемгә – виноград, кемгә – гөмбә

Быел яшелчәләрне, җиләк-җимешне кая куярга белмисең - бар да уңды. Район үзәгендә 28 июльдә уздырылган ярминкәдә дә бакча ризыкларын сатучылар күп иде. Килограммы 50-60 сумнан - кавын һәм помидор, 25тән - кыяр, 15 сумнан - карбыз, 120дән виноград тәкъдим иттеләр. Карлыган, слива, чия, алма да саттылар. Барысы да өзеп кенә...

Быел яшелчәләрне, җиләк-җимешне кая куярга белмисең - бар да уңды. Район үзәгендә 28 июльдә уздырылган ярминкәдә дә бакча ризыкларын сатучылар күп иде.

Килограммы 50-60 сумнан - кавын һәм помидор, 25тән - кыяр, 15 сумнан - карбыз, 120дән виноград тәкъдим иттеләр. Карлыган, слива, чия, алма да саттылар. Барысы да өзеп кенә алган, свежий.
Ярминкәдә бозаулар, казлар, бал, йомырка, кием-салым да бар иде.
Чирмешәннән Габделәхәт һәм Асия Ганиевлар кичә генә җыелган гөмбә алып чыкканнар, груздилар.
- Гөмбә җыярга иренмим,- ди балык та тотарга һәвәс Габделәхәт абый. - Ниндидер шөгыль аша тынычланам. Вакытым да бар, пенсионер бит мин.
Гөмбәгә "мәхәббәт" әтидән килә. Ул Украинада хәрби хезмәттә булган, сугышта да катнашкан. Элек татарларга хас булмаган бу ризыкның ниндиен, ничек, кайда җыярга икәнен аннан белеп кайтты.
Габделәхәт абыйлар ак гөмбәне дә, волжанканы да бик күп тозлыйлар, пешерәләр икән.
- Элек гөмбәне тозлап куеп кына ашый идек,- ди оста. - аны Югары Чегодай янындагы имәнлектән, Арттагы урманнан да күп җыйганнар, хәзер Багряжга хәтле дә баралар.
Габделәхәт Ганиев элек, яшь чагында, гөмбә сатып, велосипед та алган. Асия апа исә - кагытчы. Аны алмадан да, җиләктән дә телеңне йотарлык итеп кага.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined ярминкәләр