Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ульяновкада һәм Түбән Кармалкада матбугатка актив язылалар

2018 елның беренче яртысында алдыру өчен, райондашларыбыз 2853 данә вакытлы матбугат басмасына язылган, шул исәптән 1317 данә район газетасына. Район почта элемтәсе участогы начальнигы Любовь Фәтхетдинова әйтүенчә, Ивашкино, Түбән Кармалка, Иске Кади, Ульяновка элемтә бүлекчәләрендә матбугатка язылу яхшы оештырылган, ә менә Югары Кәминкә, Түбән Кәминкә, Түбән Чегодай бүлекчәләре артта калучылар...

2018 елның беренче яртысында алдыру өчен, райондашларыбыз 2853 данә вакытлы матбугат басмасына язылган, шул исәптән 1317 данә район газетасына.

Район почта элемтәсе участогы начальнигы Любовь Фәтхетдинова әйтүенчә, Ивашкино, Түбән Кармалка, Иске Кади, Ульяновка элемтә бүлекчәләрендә матбугатка язылу яхшы оештырылган, ә менә Югары Кәминкә, Түбән Кәминкә, Түбән Чегодай бүлекчәләре артта калучылар исемлегендә.

Ульяновка элемтә бүлекчәсе начальнигы Надежда Елистратова сүзләре буенча, биредә 145 басмага заказ карточкасы тутырылган, шул исәптән 85се район газетасына. Сүз уңаеннан, бүген әлеге элемтә бүлекчәсе хат ташучылары 152 данә "Безнең Чирмешән" -"Наш Черемшан" газетасын тараталар. Ульяновкада яшәүче Римма Дютина ел саен диярлек беренчеләрдән булып газеталарга языла. Людмила һәм Илья Ефремовлар да бу эшне соңга калдырмыйлар һәм киләсе елга 10 басмага заказ биргәннәр.

- Бүлекчәгә 308 данә газета-журналга яздыру планы йөкләнгән. Бүген инде 195 данә басмага заказ алдык, шуның 86сы - район газетасына, - ди Түбән Кармалка элемтә бүлекчәсе начальнигы Людмила Денисова.- Хат ташучыларыбыз бик тырышып эшлиләр, халык та актив, газета-журналларга бик теләп язылалар.

Иске Үтәмештә матбугатка язылу әлегә сүлпәнрәк бара дип була. Әлегә район газетасына 35 карточка тутырылган. Монда газета-журналларга Миннур Мостафина һәм Минәхмәт Нигъмәтуллин беренчеләрдән булып язылганнар. Әминә Кашапова, Мәдинә Галимова, Рәшит Вилдановлар ярты ел саен 6-7 басма алдыралар.

Киләсе елда да аларның почта тартмалары буш тормас.

Автор фотосы

Безнең сайтта укыгыз:

"Улымны үзем теге пычагы белән кисеп төшердем"

http://www.nashcheremshan.ru/tt/the-news-tat/item/18129

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан undefined газета калмагыз журналларсыз