Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чумачкада барысы да сайлады

Әлеге сайлау участогында исемлеккә кертелгән 99 сайлаучының барысы да тавыш биргән. Күпчелек иртәнге 9- 10 сәгатьләр арасында бюллетень алган. Чумачкада сайлауга беренче килгән Миләүшә Рамазановага бер кап чәй бүләк иткәннәр. -Безгә күчмә урна - тартма кирәкмәде дә, - ди сайлау комиссиясе рәисе Рәсимә Беляева. - 88 яшьлек Миннебай бабай Бадамшин...

Әлеге сайлау участогында исемлеккә кертелгән 99 сайлаучының барысы да тавыш биргән. Күпчелек иртәнге 9- 10 сәгатьләр арасында бюллетень алган.

Чумачкада сайлауга беренче килгән Миләүшә Рамазановага бер кап чәй бүләк иткәннәр.
-Безгә күчмә урна - тартма кирәкмәде дә, - ди сайлау комиссиясе рәисе Рәсимә Беляева. - 88 яшьлек Миннебай бабай Бадамшин һәм Рабига әби Җиһаншина да участокка үзләре килеп тавыш бирделәр.
-Тынычлык өчен сайладым, сайлауларны калдырганым юк, - ди Түбән Чегодайда яшәүче, берничә көннән 80 яшен тутыручы ветеран Габделәхәт Рамазанов.
Чумачкадагы кебек, Түбән Кәминкә, Андреевка, Түбән Чегодай, Югары Чегодай сайлау участокларында да исемлеккә кертелгән барлык сайлаучылар да тулысынча тавыш биргәннәр.
Югары Кәминкә, Яңа Элмәле, Ульяновка буенча да күрсәткечләр югары, сайлаучыларның 95-87 проценты бюллетень алган.
Район үзәгендәге лицейда - 81, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә - 74, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә-94, 2нче Чирмешән урта мәктәбендә 96 процент сайлаучылар тавыш биргән дә.
-Әлегә, 14 сәгатькә, 13 мең 155 сайлаучы тавыш бирде, ягъни исемлеккә кертелгәннәрнең 83 проценты,- ди территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рәмил Әхмәдуллин.
-Сайлаулар иртәдән үк җанлы үтә, халык актив, - ди Чирмешәндә 2724нче сайлау участогында күзәтүче буларак катнашучы Әсхәт Гарифуллин. - Тәртип бозулар, шикаять белдерүчеләр юк.
Көн иртәдән үк кояшлы, аяз бүген. Сайлаучыларның кәефе яхшы. Күпләр Чирмешәндә оештырылган ярминкәгә дә барырга вакыт тапкан. Бу базарда яңа алынган кәбестә, бәрәңге, карбыз, яңа җыелган гөмбә, свежий бал, миннек, үсентеләр, бодай һәм арпа, сарыклар, бозаулар, казлар һәм үрдәкләр дә саталар.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар Татарстан республикасында