Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең яңа микрорайонында “Әкият” балалар бакчасы ачылды

Район үзәгендә бер ел эчендә диярлек төзелгән әлегә, 80 урынлы балалар бакчасына республика бюджетыннан 56 миллион сум акча бирелгән. Биредә сабыйлар һәм персонал өчен барлык уңайлыклар да тудырылган, уен һәм йокы бүлмәләре, аш әзерләү, кер юу блоклары заманча җиһазландырылган. Мөгаен, район үзәгендәге бу бишенче бакча иң матуры иң зурысы һәм...

Район үзәгендә бер ел эчендә диярлек төзелгән әлегә, 80 урынлы балалар бакчасына республика бюджетыннан 56 миллион сум акча бирелгән. Биредә сабыйлар һәм персонал өчен барлык уңайлыклар да тудырылган, уен һәм йокы бүлмәләре, аш әзерләү, кер юу блоклары заманча җиһазландырылган.
Мөгаен, район үзәгендәге бу бишенче бакча иң матуры иң зурысы һәм иң затлысыдыр. Исеме дә җисеменә туры килә - "Әкият" әкияттәгедәй матур итеп бизәлгән. Янәшәдә генә уен мәйданчыгы да ясап куйганнар.
-Быел районда: Ульяновкада, Әмирдә һәм менә Чирмешәндә - барысы өч өр - яңа балалар бакчасы ачылды. Гомумән, районда яңа объектлар күп төзелә, ләкин, минемчә, бакчалар алар арасында аерым урын алып тора, - диде котлау сүзендә район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина. - Балалар - безнең киләчәгебез, алар өчен иң яхшы шартлар булырга тиеш. Хәзер инде иң мөһиме - мондый бакчалар буш тормасын.
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Әкъдәс Шакиров та коллективны "өй туе" белән котлап, "Әкият"кә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән 100 мең сумга сертификат тапшырды.
Бакча мөдире Зөлфия Әхмәтҗанова республика, район җитәкчелегенә, төзүчеләргә һәм әлеге бакча төзелешенә үзләреннән өлеш кертүчеләргә зур рәхмәтен белдерде.
-Балаларга тиешле белем һәм тәрбия бирү өчен барлык уңайлыклар да бар. Барлыгы дүрт төркем булачак. 55 баланың әти -әнисеннән гариза керде дә, - ди Зөлфия Шакир кызы.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе бу микрорайонга бик кирәк иде, төзелешнең тәмамлануын бик күп ата- аналар, әби - бабайлар түземсезлек белән көтеп алдылар. Бинаны ачу тантанасына да кунаклар күп килгән иде.
-Әлегә кадәр ике оныгым: Илгизәр белән Нәзилә "Чишмәкәй"гә йөределәр, - ди Кадрия апа Гатина. - Анда да бик яхшы иде. Балалар яратып йөрделәр. Ләкин ераграк иде шул. Менә хәзер күршедә генә диярлек бакча булды. Бик матур, иркен, җылы, рәхәте язсын.
-Без дә улыбызны бу бакчага йөртәчәкбез, - ди әти-әниләр исеменнән чыгыш ясаган Рәсим Шәрифуллин.- Бакча өебезгә якын, шуның өчен үзебез карап төзеттек, дисәк тә була. Искиткеч матур бина килеп чыккан.
Камилла Зөлкарнеевага 5 яшь, ул да бүген беренче тапкыр яңа бакчага килгән. "Сиңа монда ошыймы?" -дип сорагач, ул уйлап та тормастан: "Бик тә ошый. Уенчыклар да күп, тәрбиячеләр дә орышмый", - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы балалар бакчасы яңа бакча ачылды