Чирмешәнлеләрне бакчаларда, кырларда ут белән сак булырга өндиләр
Безнең районда

Чирмешәнлеләрне бакчаларда, кырларда ут белән сак булырга өндиләр

Районда быел булган 30 янгынның тугызысында коры үлән һәм авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә чүп янган. Көзен бакчаларда сабак, чүп-чар яндыру белән бәйле, ут чыгу куркынычы тагын да арта.

Райондагы янгын күзәтчелеге бүлекчәсе белгечләре халыкка түбәндәгеләрне искә төшерә:

-кагыйдәләр буенча, бакчада яки шәхси хуҗалыкта чүп-чарны ягу корылмалардан 50 метр читтә башкарылырга тиеш;

-ягыла торган урын тирәсе, ут үрмәләмәсен өчен, чүп-чардан чистартылган булсын;

-учакны карап торырга, шулай ук яндырган вакытта янгын сүндерү инвентаре, я булмаса чиләк белән су булдырырга кирәк;

-җилле көнне бакчада чүп-чар ягу ярамый.

-Шулай ук кырларда салам, камыл, коры үлән яндыру, учак ягу тыела. Кагыйдәләрне үтәмәгән очракта гражданнарга 2 мең сумнан алып 3 мең сумга кадәр; вазифаи затларга 6 мең сумнан алып 15 мең сумга кадәр; юридик затларга 150 мең сумнан 200 мең сумга кадәр штраф җәзасы каралган. Көннәр коры тора, зинһар, ут белән сак булыйк, - ди райондагы янгын күзәтчелеге бүлекчәсе начальнигы Рафаэль Гыйниятуллов.

фото: архив 


Нет комментариев