Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге “Әкият”тә әкияттәге сыман

Сабыйларны сөендереп, Әниләргә - бүләккә, Балаларга бакча әзер: Килегез "Әкият"кә. Исеме дә матур аның, Атадык дип "ӘКИЯТ". Балаларга бик ошады. Киләләр безгә теләп. Килегез, дуслар, күрергә "Әкият"кә кунакка Мондагыдай матур бакча Табалмассыз чынлап та..." Галия Сафиуллина. Чирмешән. Әйе, узган елның көзендә Чирмешән авылында 80 урынга исәпләнгән өр-яңа балалар бакчасы ачылды....

Сабыйларны сөендереп,
Әниләргә - бүләккә,

Балаларга бакча әзер:
Килегез "Әкият"кә.
Исеме дә матур аның,
Атадык дип "ӘКИЯТ".
Балаларга бик ошады.
Киләләр безгә теләп.
Килегез, дуслар, күрергә
"Әкият"кә кунакка
Мондагыдай матур бакча
Табалмассыз чынлап та..."
Галия Сафиуллина.
Чирмешән.
Әйе, узган елның көзендә Чирмешән авылында 80 урынга исәпләнгән өр-яңа балалар бакчасы ачылды. Аның исеме дә бик матур бит: "Әкият"! Бу вакыйга балалар һәм аларның әти-әниләре өчен генә түгел, ә бина төзелешенә бик күп көч, хезмәт керткән бакча хезмәткәрләре, тәрбиячеләр өчен дә онытылмас бәйрәм булды. Ә иң мөһиме, яңа микрорайонда бакча ачылу район үзәгендә балалар бакчаларына чиратларны киметергә ярдәм итте.
"Әкият"тә музыка һәм спорт белән шөгыльләнү өчен иркен заллар, кер юу бүлмәсе, заманча җиһазландырылган азык-төлек блогы һәм медицина кабинеты бар. Шулай ук методика, татар телен өйрәнү һәм логопед дәресләре өчен менә дигән класслар җиһазланган. Балалар монда матур һәм дөрес итеп сөйләшергә өйрәнәләр. Барлык бүлмәләрдә дә яңа җиһазлар, уен модульләре. Йокы, уен, чишенү, юыну бүлмәләре дә һәр төркем өчен яшь үзенчәлекләренә туры килә. Уен бүлмәләрендәге мохит балаларны һәрьяклап үстерүгә, яшьтәшләре белән аралашуда ихтыяҗны канәгатьләндерүгә һәм сабыйларның иминлеген саклауга ярдәм итә.
Балалар бакчасы территориясендәге мәйданчыкта саф һавада уйнау өчен махсус физкультура һәм уен җиһазлары, агач верандалар һәм комлыклар ясалган.
Балалар "Әкият"кә яратып йөриләр, тәрбияче апалары белән уңайлы һәм чиста бүлмәләрдә теләп шөгыльләнәләр, бик күп яңа нәрсәләргә өйрәнәләр. Рәхәт безнең "Әкият"тә.
Гүзәл Могыйзова,
"Әкият" балалар бакчасының укытучы-логопеды.
Гүзәл Могыйзова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы балалар бакчасы Әкият