Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә суүткәргечләр яңарды

Быел "Чиста су" программасы буенча, газлаштыру фонды аша Чирмешәндә 2486 метр озынлыгында яңа суүткәргеч линия сузылды. -Казаннан килгән осталар җәй көне Чирмешәннең Совет, Нагорная, Карл Маркс, Шешминская, Гагарин, Дорожная урамнарының аерым өлешләрендә яңа суүткәргеч торбалар салынды, - ди "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыятенең директор урынбасары Михаил Арютин. - Яңа үткәргечләр...

Быел "Чиста су" программасы буенча, газлаштыру фонды аша Чирмешәндә 2486 метр озынлыгында яңа суүткәргеч линия сузылды.

-Казаннан килгән осталар җәй көне Чирмешәннең Совет, Нагорная, Карл Маркс, Шешминская, Гагарин, Дорожная урамнарының аерым өлешләрендә яңа суүткәргеч торбалар салынды, - ди "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыятенең директор урынбасары Михаил Арютин. - Яңа үткәргечләр сузу өчен иң проблемалы урыннар сайлап алынды. Әлеге үткәргечләр 60нчы елларда ук салынган булган. Андый участоклар тагын бар, киләчәктә Шешминская урамының бер өлешен һәм больница шәһәрчегендә дә шундый эш башкару кирәк.

Шул ук осталар, май-июль айларында, Күтәмә авылында 6 километр озынлыгында яңа суүткәргеч сузганнар, әлеге максатларга 10 миллион 258 мең сум акча бүленгән. Бу эшләр дә газлаштыру фонды аша башкарылган.

-Документлар әзерләү өчен акчаны халыктан җыйдык, моңа республика ярдәме дә кушылды. Шул акчалар документлар әзерләүгә, проектка җитте, - ди Күтәмә авыл җирлеге башлыгы Антонина Аброськина. - Киләсе елда калган 5 километр арада да яңа үткәргечләр сузарга ниятләп торабыз. Скважина бораулап, яңа, зуррак башня урнаштыру планы да бар.

Югары Кармалка авылының Совет һәм Нагорная урамнары халкы да, нефтьчеләр ярдәме белән, суны яңа линиядән ала башлаганнар. Киләсе елда Ленин урамына да яңа суүткәргеч тартып, скважина борауларга ниятлиләр.

Безнең сайтта укыгыз:

Татарстанда 36 яшьлек ир-ат, абыйсын үтереп, машинасы белән елгада батырган

http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/17808

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешәндә суүткәргечләр яңарды