Чирмешәндә салым инспекциясендә - ачык ишекләр көне
Җир, транспорт һәм физик затлар милкенә салымнар түләү хакында 2017 елда җибәрелгән хәбәр һәм түләү кәгазьләрен аңлату буенча 10, 11 ноябрьдә барлык салым органнарында ачык ишекләр көне үткәрелә. Бу көннәрдә барлык инспекцияләр озайтылган эш көне режимында хезмәт күрсәтәчәк. 10 ноябрьдә (җомга көнне) - 9дан - 18 сәгатькә кадәр; 11 ноябрьдә...
Җир, транспорт һәм физик затлар милкенә салымнар түләү хакында 2017 елда җибәрелгән хәбәр һәм түләү кәгазьләрен аңлату буенча 10, 11 ноябрьдә барлык салым органнарында ачык ишекләр көне үткәрелә. Бу көннәрдә барлык инспекцияләр озайтылган эш көне режимында хезмәт күрсәтәчәк.
10 ноябрьдә (җомга көнне) - 9дан - 18 сәгатькә кадәр;
11 ноябрьдә (шимбә көнне) - 10нан - 15 сәгатькә кадәр.
Салым хезмәте белгечләре милек салымын кемнәр, кайсы срокларда түләве, конкрет муниципаль берәмлектә нинди ставкалар, ташламалар кулланылуы хакында тәфсилләп аңлатачак һәм гражданнарның башка сорауларына җавап бирәчәк.
Теләгән кешеләр салым түләүченең шәхси кабинетында теркәлә ала (үзең белән паспорт алып килергә кирәк).
Гүзәл Шәфикова фотосы
Безнең сайтта укыгыз:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев