Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә “Ромашка” балалар бакчасының үз логопеды бар

Капиталь ремонттан соң "Ромашка" балалар бакчасы эчтән дә, тыштан да танымаслык булып үзгәрде. Төзекләндерелгән бинада эшли башлауларына инде сигез ай вакыт узган. -Бакчабыз матурланып кына калмады, уңайлыклары да артты. Беренче каттагы барлык бүлмәләрдә дә җылытылган идәннәр, краннарыбыздан җылы су ага, ремонтка кадәр суны үзебез җылыта идек, - ди бакча мөдире...

Капиталь ремонттан соң "Ромашка" балалар бакчасы эчтән дә, тыштан да танымаслык булып үзгәрде. Төзекләндерелгән бинада эшли башлауларына инде сигез ай вакыт узган.

-Бакчабыз матурланып кына калмады, уңайлыклары да артты. Беренче каттагы барлык бүлмәләрдә дә җылытылган идәннәр, краннарыбыздан җылы су ага, ремонтка кадәр суны үзебез җылыта идек, - ди бакча мөдире Фәридә Низаметдинова. - Янкорма хисабына кухнябыз да зурайды, аерым цехлар булдырылды, ул санитар таләпләргә җавап бирә, билгеле, пешекчеләребезнең дә эш шартлары яхшырды, заманча җиһазлар урнаштырылды.

Балалар бакчада дүрт тапкыр туклана: өч тапкырында кайнар ашлар, ә икенче иртәнге ашка соклар, җиләк-җимеш бирелә.

Бүген бакчадагы алты төркемгә 119 бала йөри. Сентябрьдән башлап иртә үсеш төркеме туплана, бирегә 1 яшь тә 6 айдан зуррак сабыйлар җыела.

Ремонттан соң махсус кабинетлар саны да арткан. Шәфкать туташының процедуралар уздыру өчен үз бүлмәсе булдырылган, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү өчен кабинет җиһазландырылган, татар теле дәресләре дә аерым бүлмәдә уза. Процедуралар кабинеты өчен лицензия дә алганнар.

Хәзер бакчаның үз логопеды бар, аңа да аерым кабинет каралган. Ул бакчага йөрүче 20ләп бала белән шөгыльләнә. Логопед аларны барлык балалар арасында диагностика уздырып сайлап алган.

Автор фотосы

Безнең сайтта карагыз:

"Ромашка" балалар бакчасы ничек яши? (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешәндә бар Ромашка үз логопеды бакчасының балалар