Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә песиләргә дә операция ясыйлар

Район ветеринария берләшмәсендә былтыр ачылган пунктта этләрне, мәчеләрне дә дәвалыйлар. Мондагы белгечләргә ташбака, хәтта ... күселәргә дә ярдәм күрсәтүләрен сорап килүчеләр булган. Көзге якта ветпунктка эт күтәргән ике егет килеп керә. Баксаң, Чирмешән аша узып баручы Казан кешеләре икән. Алар "Кәрван-Сарай" янында машина бәрдергән, юлда ятучы эткә тап булганнар. Миһербанлы...

Район ветеринария берләшмәсендә былтыр ачылган пунктта этләрне, мәчеләрне дә дәвалыйлар. Мондагы белгечләргә ташбака, хәтта ... күселәргә дә ярдәм күрсәтүләрен сорап килүчеләр булган.

Көзге якта ветпунктка эт күтәргән ике егет килеп керә. Баксаң, Чирмешән аша узып баручы Казан кешеләре икән. Алар "Кәрван-Сарай" янында машина бәрдергән, юлда ятучы эткә тап булганнар. Миһербанлы бәндәләр хайванны монда тапшырып, үз юллары белән китеп баралар.
-Этнең арт һәм ал аякларында ертылган тирән җәрәхәтләре бар иде. Шок хәлендәге хайванга наркоз ясап, яраларны тектем. Атна-ун көндә Анька, мин аңа шундый исем бирдем, аякка басты. Хуҗасыз эткә, шөкер, хуҗа да табылды әле, - ди пункт врачы Анастасия Портнова.
Берсендә, әбисенә кунакка кайткан кыз ветпунктка йорт күсесе алып килә. Шәһәрдә операция ясалган Джексига уколлар кадарга кирәк булган икән. Ташбака бугазына кадалып калган балык сөяген тартып та алырга туры килә пункт белгечләренә.
-Эт, мәчеләргә, яки башка йорт хайваннарына ветеринария яр­дәме кирәксенүчеләр миңа 8-917-870-56-77 номеры буенча кесә телефонына шалтырата ала. Булышырга тырышырбыз. Һәр айның соңгы җомгасында этләргә бушлай кастрация һәм стерильләштерү көне дә үткәрелә. Дөрес, бу мәчеләргә кагылмый, - ди Анастасия Владимировна.
Башка көннәрдә бу хезмәт - түләүле. Наркоз препаратлары кыйммәт тора икән. Хайван зуррак булган саен, доза күбрәк кирәк.
-Үз препаратлары бе­лән килүчеләрнең хай­ваннарын бушлай да карыйбыз. Терлекләрен ясал­ма орлыкландыру өчен дә заявканы безгә би­рергә мөмкин, - ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Таһир Гыйниятуллин. - Биредә этләргә, мәчеләргә котыру чиренә каршы вакцинация дә ясала, бу - бушлай. Шуны онытмыйк, котыру чире йоктырган хайван тешләсә, ул кешегә күчәргә мөмкин, Ә бу бик куркыныч, дәвалап булмый торган авыру. Вакцинация ясату исә моңа юл куймый, кешене чирдән саклый. Шунлыктан хәзер безнең табиблар авылларга барып, вакцинацияне сарыкларга, эре малларга гына түгел, этләргә, мәчеләргә дә ясыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ветеринария пункты

2
X