Безнең районда

Чирмешәндә мемориаль үзәк өчен яңа урын әзерлиләр

Мемориаль үзәкне элеккеге - яшьләрнең ял итү үзәге бинасының тамаша залына күчерергә ниятлиләр. Совет урамында урнашкан бинаны ике өлешкә бүлгәннәр. Чиркәү ягында куелган планетарий сүтеп алынган. Ә мемориаль үзәк өчен бинага янкорма булып төзелгән тамаша залын ремонтлыйлар. -Биредә үзгәртеп кору эшләре бара, - ди район мәдәният бүлеге начальнигы Илһам Галимов....

Мемориаль үзәкне элеккеге - яшьләрнең ял итү үзәге бинасының тамаша залына күчерергә ниятлиләр.

Совет урамында урнашкан бинаны ике өлешкә бүлгәннәр. Чиркәү ягында куелган планетарий сүтеп алынган. Ә мемориаль үзәк өчен бинага янкорма булып төзелгән тамаша залын ремонтлыйлар.
-Биредә үзгәртеп кору эшләре бара, - ди район мәдәният бүлеге начальнигы Илһам Галимов. - Бу көннәрдә идәннәрне тигезлибез, ком җәябез. Түбә, стеналар да яңартылачак. Монда эш кабинетлары һәм күргәзмә заллары ясау да планлаштырыла.

Чирмешән районы мемориал Яшьләрнең ял итү үзәге

Нет комментариев