Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә күп квартиралы йортларда капиталь ремонт дәвам итә

Агымдагы елда район үзәгендә күп квартиралы биш йортта капиталь ремонт уздырылачак, бу максатларга барлыгы 2 миллион 338 мең сум акча тотылачак. -Су, канализация челтәрләре тузган йортлар байтак әле. Кайбер йортларның подъездларын тәртипкә китерәчәкбез, башкаларда электр санагычларын алмаштырасы бар, - ди "Чирмешән" торак милекчеләре ширкәте идарәсе рәисе Мәсхүт Хөсәенов. - Әйтик,...

Агымдагы елда район үзәгендә күп квартиралы биш йортта капиталь ремонт уздырылачак, бу максатларга барлыгы 2 миллион 338 мең сум акча тотылачак.

-Су, канализация челтәрләре тузган йортлар байтак әле. Кайбер йортларның подъездларын тәртипкә китерәчәкбез, башкаларда электр санагычларын алмаштырасы бар, - ди "Чирмешән" торак милекчеләре ширкәте идарәсе рәисе Мәсхүт Хөсәенов. - Әйтик, Совет урамындагы 53нче йортның су, канализация челтәре торбалары, электр тимерчыбыклары, электр һәм су санагычлары яңартылачак, подъездлар ремонтланачак. Бу йортта иң зур күләмдә эш башкару планлаштырыла. Техническая урамындагы 30нчы, Совет урамындагы 49нчы, Титов урамындагы 13нче, Татарстан урамындагы 3нче йортларның да подъездлары яңа төс алачак. Бу йортларның гомуми электр санагычларын, Титова урамындагы 13нче йортта су санагычын, подъездда электр челтәрләрен дә алмаштыру күздә тотыла.
Былтыр район үзәгендәге җиде йортта капиталь ремонт үткәрелгән.
Капиталь ремонтка акча республика һәм район бюджетларыннан да бирелә, әмма төп өлешен -йортларда яшәүчеләрнең ай саен түләп барган акчалары тәшкил итә.
-Күп квартиралы йортларда яшәүчеләр торакларының бер квадрат метры өчен 5 сум исәбеннән, ай саен билгеле бер сумманы түләп баралар,- ди идарә рәисе. - Әлеге акчалар алар яшәгән йортны капиталь ремонтлау өчен тотылырга тиеш, башкарылачак эшләргә квартира хуҗаларыннан өстәмә акча җыю каралмаган.
Әгәр дә торак милекчеләре йортта, планда каралган эшләрдән тыш, тагын нәрсә дә булса эшләтергә, ремонтларга ниятләсәләр, бу мәсьәләне йортта яшәүчеләрнең гомуми җыелышында гына хәл итә алалар.
Капиталь ремонт программасына кермәгән йортларда да, мөмкинлек табып, ремонт эшләре үткәреп торалар. Мәсәлән, былтыр Дзержинский урамындагы 39а йортның подъездларын штукатурлап, буядылар. Күптән түгел генә Кирпеч заводы поселогының Кыр урамындагы 5нче йортның подъездын төзекләндергәннәр. Ел дәвамында агымдагы ремонтка да байтак акча китә икән.
Капиталь ремонт буенча сораулар булса, 2 - 25 - 12 телефоны буенча "Чирмешән" торак милекчеләре ширкәте рәисенә шалтыратырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы капиталь ремонт программасы милекчеләр ширкәте