Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәндә ишегалларын Яңа елга иң матур бизәүчеләрне бүләкләячәкләр

    Бу көннәрдә район оешмалары һәм учреждениеләре ишегалларын Яңа ел бәйрәменә әзерләп мәш килә. Чыршыларын иң матур бизәүчеләрне, елдагыча, бүләкләячәкләр.

    Район башкарма комитетының территорияләрне Яңа елга бизәү уңаеннан чыккан карары нигезендә игълан ителгән бәйге 25 ноябрьдән  10 декабрьгә кадәр дәвам итә. Нәтиҗәне 24 декабрьдә ясаячаклар.

    Конкурста җиңү өчен  авыл җирлекләре – бер, район үзәге оешмалары икенче номинациядә көч сынаша. 11 кешедән торган махсус комиссия бизәлешнең сәнгати эшләнешенә,  утларга,  территорияне  кар сыннары белән бизәүгә, боз шәһәрчекләренә, кар тауларына, оригинальлеккә игътибар итәчәк.

    фото: автор

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: