Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә ике малайның сугышуы зур җәнҗалга әверелгән

Бала тәрбиясе белән шөгыльләнмичә, кәеф-сафа корып йөргән әниләр, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышына чакыргач, күз яшьләре түгә башлыйлар. Бәркәтә авылыннан С. комиссия каршына баскач кына кызын "югалту" куркынычы янаганын аңлады бугай, үзенең хатасын да таныган төсле булды, дәваланырга ышандырды. Бу ышанычны акламаса, аның баласын приютка озатачаклар. Әти белән әни...

Бала тәрбиясе белән шөгыльләнмичә, кәеф-сафа корып йөргән әниләр, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышына чакыргач, күз яшьләре түгә башлыйлар.

Бәркәтә авылыннан С. комиссия каршына баскач кына кызын "югалту" куркынычы янаганын аңлады бугай, үзенең хатасын да таныган төсле булды, дәваланырга ышандырды. Бу ышанычны акламаса, аның баласын приютка озатачаклар.
Әти белән әни тыныша алмаса да бала җәфа чигә. Чирмешәннән К.лар гаиләсендә үсеп килүче кызга әле 3 яшь кенә. Бу баланың иминлеген кайгыртып, әти-әнисен утырышка чакырдылар. Алар балаларының йөрәген башка "яраламаска" ышандыралар.
Лашманда яшәүче Н. икенче группа инвалид булса да (коляскада хәрәкәтләнә) "яшел еланны" үз итә, баласына тиешле игътибар юк. Бу, югарыда телгә алынган ата-аналарның барысына да штраф салынды, уңай якка үзгәреш булмаса, җәза тагын да кырысланачак.
Башлангыч класста гына укучы ике малайның сугышын зурга җибәргәннәр, полиция бүлегенә гариза ук язганнар. Бу гаиләләр белән мәктәпкә конкрет эшләргә тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы