Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

"ЧИРМЕШӘНАГРО"да көнбагыш суктыра башлыйлар

Хуҗалыкта комбайннарны туктатып тормыйча, көнбагыш суктыруга керешмәкчеләр.

Бу җәмгыять бөртекле-кузаклылар урып-җыюны яхшы күрсәткечләр белән тәмамлады: 2806 гектардан тулаем 13 мең тонналап, ә гектардан уртача 47 центнер уңыш җыйдылар.

Бүген соңгы, 24 нче санлы, ике посадка арасындагы сабан бодае участогында эшләделәр. Һаман шул өч комбайн белән.

-Монда да уңыш яхшы, - ди җәмгыять җитәкчесе Илшат Гозәеров. -Гектардан 37-39 центнер чыга. Ындыр табагында  складларга шактый орлык та салып куйдык. Бер пайга 3 центнер исәбеннән бодай, 3 центнер арпа бирәбез. Салымнарны да үзебез түлибез.

Хуҗалыкның ындыр табагында, урак өсте булса да, төзелеш бара – бөртек туплагыч монтажлыйлар, гаражда түбә ябалар. Чыгымнар бар инде, көненә 30-40 кешегә кайнар аш әзерләнә, техникага 3әр тонна ягулык салына. Вакыты шундый, акча түкмичә булмый.

-Хезмәтегез өчен хакын да алырсыз, - диде Илшат Гозәеров бодай кырында комбайнчылар белән кыска гына әңгәмә барышында. -Комбайннарны туктатып тормыйбыз, 850 гектардагы көнбагышны да коры көннәрдә суктырып аласы иде. Аны, препарат сиптереп, тизрәк өлгерттек.

Биредә уҗым бодае гел кадер-хөрмәттә, быел ул гектардан 53 центнер уңыш биргән. Көздән тагын 1100 гектарда бодай чәчеп калдырганнар. Тиешенчә эшкәртелгән, ашланган җирдә, вакытында явым-төшем күреп, орлыклардан матур шытымнар күрербез дип өметләнәләр.

Җирләрне көзге эшкәртү темпы буенча да әлеге хуҗалыкка тиңнәр юк, монда 3200 гектарда җир сөрделәр – план 3935 (тиешленең 81 проценты).

Районның башка кайбер хуҗалыкларында да комбайннарга эш күп түгел, техник культураларны санамаганда, әйтик, көнбагыш  7273 гектар мәйдан били, тагын 3 мең гектарда бөртеклеләр уңышын суктырасы калды. “Әккәрәй”дә урак тәмам, “БИО АГРО”, “Ильхан”, “Тепсуркаев В.Ә.”, “Сөлчә” җәмгыятьләрендә берничә көнлек эш бар. Районда бөртеклеләрнең һәр гектарыннан әлегә уртача 31 центнер уңыш җыела.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев