Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән урманчылары районыбызны яшелләндерәләр

Чирмешән урман хуҗалыгы быел 30 гектарда урман яңартты. Яр буйларында, канау кырыйларында саклагыч полосалар тагын 20 гектарга киңәйде, аларда үсентеләр утыртылды. -Бәркәтә янында саклагыч полосаларда үсентеләр утыртуга апрель уртасында тотындык, - ди урман хуҗалыгы начальнигы Альберт Шамилов. - Биредә яр буйларын туфрак эрозиясеннән саклау полосалары 10 гектар мәйдан били. Яшәүче...

Чирмешән урман хуҗалыгы быел 30 гектарда урман яңартты. Яр буйларында, канау кырыйларында саклагыч полосалар тагын 20 гектарга киңәйде, аларда үсентеләр утыртылды.

-Бәркәтә янында саклагыч полосаларда үсентеләр утыртуга апрель уртасында тотындык, - ди урман хуҗалыгы начальнигы Альберт Шамилов. - Биредә яр буйларын туфрак эрозиясеннән саклау полосалары 10 гектар мәйдан били.
Яшәүче авылы янында да шул чама мәйданда эш башкарылган.
Үсентеләрнең кайберләре яңа урында тамыр җибәрә алмый. Урманчыларыбыз алдагы елларда утыртылган 174 гектар мәйданда, корыган үсентеләр урынына, яңаларын утыртканнар, 357 гектарда урман чистартканнар.
Былтыр урман хуҗалыгы 46 гектарда яшь урман утырткан, 28 гектарда агач үсентеләре яр буйларында тамыр җибәргән.
Утырту өчен агач үсентеләрен алар үзләренең питомнигында үстерә. Биредә нарат, чыршы, карагач (лиственица), имән, корыгач (ясень), тирәк үсентеләре бар. Бушаган мәйданга быел нарат һәм чыршы орлыклары чәчеләчәк.
Урманчылар табигатьне янгыннан саклау чаралары да үткәрә, урман тирәләрендә 30 километр арада саклагыч полоса сукаланган, 132 километрда искеләре яңартылган.
Безнең урманчылар карамагында, урман буйларында утызлап ял итү урыны - беседка бар. Быел Якты Тау авылы тирәсендә юлаучылар өчен тагын бер беседка ясалачак, 12се төзәтеләчәк, аншлаг - эленмә такталар да яңартыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы яшелләндерәләр урман