Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында үзсалым акчасы җыялар

Быел тулаем район буенча 4 миллион 502 мең сум үзсалым акчасы җыелырга тиеш. Әлегә аның 23 проценты гына тупланган. Үзсалым акчасына республика бюджетыннан дүрт тапкыр күбрәк өстәмә акча да күчереләчәк. - Түбән Кәминкә авыл җирлегендә планлаштырылган сумманың 92 проценты җыелган да инде, - ди финанс - бюджет палатасы рәисе Шәүкәт...

Быел тулаем район буенча 4 миллион 502 мең сум үзсалым акчасы җыелырга тиеш. Әлегә аның 23 проценты гына тупланган.

Үзсалым акчасына республика бюджетыннан дүрт тапкыр күбрәк өстәмә акча да күчереләчәк.
- Түбән Кәминкә авыл җирлегендә планлаштырылган сумманың 92 проценты җыелган да инде, - ди финанс - бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин. - Ивашкино, Туймәт, Кармыш, Ульяновка, Иске Үтәмеш авыл җирлекләрендә дә халык бик актив, үзсалым акчасының күп өлеше тупланган. Башка авыл җирлекләрендә дә әлеге эшне тизләтәсе иде. Әйтик, Бәркәтә, Шешминка, Чирмешән, Күтәмә, Түбән Кармалка, Лашман авыл җирлекләрендә бу эш белән шөгыльләнергә вакытлары табылмый бугай. Акча 1 июльгә кадәр җыелмаса, республика бюджетыннан өстәмә акча соңга калырга һәм авылларда планлаштырылган эшләр быел үтәлмәскә дә мөмкин.
Шәүкәт Фәтыйх улы әйтүенчә, җыелган акчаларны куллануны да яхшыртасы бар. Кайбер авыл җирлекләрендә алар файдаланылмыйча бушка "ята". Шул ук вакытта торак пунктларда хәл итәсе проблемалар бик күп. Нигездә үзсалым акчасы зиратларны, көнкүреш калдыклары полигоннарын тәртипкә китерүгә, урамнарга яктырткычлар урнаштыруга, чишмәләрне төзекләндерүгә, юлларны ремонтлауга тотыла. Бу яктан Ивашкино, Мордва Афонькәсе, Югары Кәминкә, Яңа Кади, Иске Котыш, Түбән Кәминкә авыл җирлекләре бик актив. Алар халык акчасын максатчан һәм тулысынча файдаланалар.
-2014 елны үзсалым акчасына авылга керүче юлны ремонтлаган идек. Моңа 364 мең сум акча тотылды, - ди Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Әминов. - Узган елны 344 мең сумга авыл урамнарына яктырткычлар урнаштырдык. Быел бу эшне төгәллисе бар, 530 метр арага вак таш җәеп юл ясарга да ниятлибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы үзсалым акчасы республика бюджеты