Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында бәйрәмнәр тыныч узды

01 Январьның беренче ункөнлегендә районда ут чыгу очраклары булмаган. Хәбәр 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан алынды. 02 4 январьдан 11 январьга кадәр вакыт аралыгында Чирмешән полиция бүлекчәсенә 26 гариза һәм хәбәр кергән. 4 январьда Кузай-Нурлат юлының Яңа Элмәле авылы янындагы урынында ВАЗ-21140 һәм "Хундэй Солярис" машиналары бәрелешә. Тән җәрәхәтләре алган Нурлат...

01 Январьның беренче ункөнлегендә районда ут чыгу очраклары булмаган. Хәбәр 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан алынды.

02 4 январьдан 11 январьга кадәр вакыт аралыгында Чирмешән полиция бүлекчәсенә 26 гариза һәм хәбәр кергән.
4 январьда Кузай-Нурлат юлының Яңа Элмәле авылы янындагы урынында ВАЗ-21140 һәм "Хундэй Солярис" машиналары бәрелешә. Тән җәрәхәтләре алган Нурлат кешесе район үзәк больницасына китерелә.
Үткән атнада булган тагын биш авариядә кешеләргә зыян килмәгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 60, участок инспекторлары 9 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр. Алты кеше җәмәгать урыннарында аек булмаган килеш йөргән өчен җавапка тартылган.
03 Январьның беренче көннәрендә ашыгыч медицина ярдәменә тәүлеккә 20гә якын чакырту кергән. Фельдшер Евгений Захаров әйтүенчә, шимбә-якшәмбе көннәрендә ОРВИ белән чирләгән 8 кеше янына барырга, алкоголь белән агуланган ике кешегә ярдәм күрсәтергә туры килгән. Чакыртуларның күпчелеге йөрәкләре сау булмаган кешеләрдән.
04 Үткән атнада газ хезмәте слесарьлары 35 заявка үтәгәннәр.
Фото Кадыра Гумерова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы полиция янгын часте