Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында 15 миллион сум үзсалым акчасы җыелган

Район буенча 2014 һәм 2015 ел өчен 15 миллион сум чамасы үзсалым акчасы җыелган, әлегә шуның бары 3 миллион сумнан артыграгы гына (24 процент) кулланылган. -Район буенча алганда үзсалым җыюны начар бара дип булмый, 17 авыл җирлегенең 9сы 2015 ел өчен үзсалымны 100 процент җыйган, бу акчаларга республикадан тагын дүрт...

Район буенча 2014 һәм 2015 ел өчен 15 миллион сум чамасы үзсалым акчасы җыелган, әлегә шуның бары 3 миллион сумнан артыграгы гына (24 процент) кулланылган.

-Район буенча алганда үзсалым җыюны начар бара дип булмый, 17 авыл җирлегенең 9сы 2015 ел өчен үзсалымны 100 процент җыйган, бу акчаларга республикадан тагын дүрт өлеш өстәлә, - ди район финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин. - Тик җыелган акчаларны куллануны яхшыртасы бар, алар бушка "ятарга" тиеш түгел.
Ивашкино авыл җирлегендә үзсалым акчасы тулысынча җыелган. 2014 елдагысына авылдагы зират, чишмә, чүп түгү урыннары тәртипкә китерелгән, 2015елда җыелганын да тиешле максатларга кулланырга ниятләп торалар. Мордва Афонькәсе һәм Яңа Кади авыл җирлекләрендә дә быелга үзсалым җыелып беткән, үткән елдагысын тулысынча файдаланганнар.
Иске Кади авыл җирлегендә 2015 ел салымы тулысынча җыелса да, 2014 елгысы бөтенләй кулланылмаган. Туймәттә дә шундый хәл күзәтелә. Күтәмәдә быелгы үзсалымның 92 проценты җыелган, тик әле 2014 елныкы да кулланылышка җибәрелмәгән. Бу авылда әлеге акчаларны яңа су линиясе сузуга кулланырга планлаштыралар. Түбән Кәминкә авыл җирлегендә быелгы үзсалымның 78 проценты җыелган, ә 2014 елгы акчалар һаман файдаланылмаган.
Шешминка һәм Югары Кәминкә авыл җирлекләрендә үзсалым җыю бик начар бара, тиешленең 50 процент чамасы гына тупланган. Ул тулысынча җыелып бетмәгәч республикадан бирелүче сумма да азрак була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы үзсалым