Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән мемориаль үзәге яңа урынга күчә

Мемориаль үзәкне һәм планетарийны үз эченә алган яшьләрнең ял итү үзәге якын арада зур үзгәрешләр кичерәчәк. Яшьләрнең ял итү үзәге шушы көннәрдә яңа йортта "өй туе" уздырачак. Ә Совет урамындагы иске бинаны ике өлешкә бүлергә планлаштыралар. Элеккеге бинага янкорма булып төзелгән тамаша залы район мәдәният йортына караячак. Залдан утыргычларны алып,...

Мемориаль үзәкне һәм планетарийны үз эченә алган яшьләрнең ял итү үзәге якын арада зур үзгәрешләр кичерәчәк.

Яшьләрнең ял итү үзәге шушы көннәрдә яңа йортта "өй туе" уздырачак. Ә Совет урамындагы иске бинаны ике өлешкә бүлергә планлаштыралар. Элеккеге бинага янкорма булып төзелгән тамаша залы район мәдәният йортына караячак. Залдан утыргычларны алып, монда фойедагы планетарийны күчерергә ниятлиләр.
-Мемориаль үзәк тә район мәдәният йортының спорт залына күчереләчәк. Ә бина, элеккеге чиркәү, кабат дин йорты буларак хезмәт итәр дип көтелә.Тамаша залы һәм спортзал яңача үзгәртеп корылачак, монда капиталь ремонт үткәреләчәк, - ди муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Фаяс Минһаҗев. - Төзүчеләр биредә якын көннәрдә эш башлаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Мемориаль үзәк