Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән кадетлары -яшь армиячеләр сафында + ФОТО

Район мәдәният йортында Чирмешән кадет мәктәп-интернаты укучылары тантаналы шартларда "Юнармия" - "Яшь армия" отрядына керделәр. 22 кадет иптәшләре, укытучылары, килгән кунаклар алдында ант кабул иттеләр. Узган елның 29 октябрендә РФ Оборона министры Сергей Шойгу инициативасы белән Россия Президенты Владимир Путин "Россия укучылар хәрәкәте" Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт балалар-яшүсмерләр оешмасы төзү турында указга...

Район мәдәният йортында Чирмешән кадет мәктәп-интернаты укучылары тантаналы шартларда "Юнармия" - "Яшь армия" отрядына керделәр. 22 кадет иптәшләре, укытучылары, килгән кунаклар алдында ант кабул иттеләр.

Узган елның 29 октябрендә РФ Оборона министры Сергей Шойгу инициативасы белән Россия Президенты Владимир Путин "Россия укучылар хәрәкәте" Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт балалар-яшүсмерләр оешмасы төзү турында указга кул куйган иде. Инде менә шуның кысаларында "Яшь армия" хәрәкәте үз эшчәнлеген башлап җибәрде.
Яшь армиячеләрне котлап сүз алган генерал-майор Анатолий Молоствов, район хәрби комиссариаты начальнигы Дмитрий Палаткин, кадет мәктәп-интернаты директоры Рафаэль Сөйләйманов балаларны әлеге җитди оешма сафларына басулары белән тәбрикләделәр, һәр эштә илнең лаеклы алмашчылары булып үсәргә чакырдылар.
Чара патриотик җырлар белән үрелеп барды, кадетлар яшь армиячеләрнең киемнәрен күрсәттеләр.
Әлеге хәрәкәтнең җирле штаб башлыгы Юрий Миронов балаларда хәрби-патриотик хисләр тәрбияләп, алар белән илне саклауга комплекслы әзерлек чараларын этаплап алып баруның мөһимлеген ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы кадетлар яшь армиячеләр