Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән эшкуарлары янына “Бизнес-десант” командасы килде

Районның кече һәм урта бизнес вәкилләре үзәк ашханәдә "Бизнес-десант" командасы белән очрашты. Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы инде өченче ел, районнарга чыгып, эшмәкәрләр белән шундый очрашулар оештыра. -Безнең дүрт "Бизнес-десант" командасы эшли. Алабуга, Яр Чаллы, Аксубай, Нурлат, Яңа Чишмә районнарында булдык та, - ди команданың спикеры Әлфия Җаббарова. - Әлеге чараның...

Районның кече һәм урта бизнес вәкилләре үзәк ашханәдә "Бизнес-десант" командасы белән очрашты.


Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы инде өченче ел, районнарга чыгып, эшмәкәрләр белән шундый очрашулар оештыра.

-Безнең дүрт "Бизнес-десант" командасы эшли. Алабуга, Яр Чаллы, Аксубай, Нурлат, Яңа Чишмә районнарында булдык та, - ди команданың спикеры Әлфия Җаббарова. - Әлеге чараның максаты - эшмәкәрләрнең проблемалары белән танышу, аларны чишү юлларын күрсәтү, тикшерүләргә әзерләнү, штрафлардан ничек котылу һәм тикшерүчеләр нинди вәкаләтләргә ия булу турында аңлату.

Әйе, эшмәкәрләрне төрле структуаларның очсыз-кырыйсыз тикшерүләре һәм вак-төяк кимчелекләр өчен дә штрафлар салулары нык борчый. Кызганычка каршы, эшмәкәрләргә консультация алу өчен мөрәҗәгать итәрлек оешма да, аңлаешлы телдә, гади итеп язылган мәгълүматлар да юк.

-Мондый очрашулар бик кирәк, үткән ел авыл эшмәкәрләре җыенында да катнашкан идем, үзем өчен күп мәгълүмат тупладым, - ди Гөлшат Әгъләмова. - Аерым проблемаларым юк, мондый чараларда эштә хаталар җибәрмәскә өйрәтә. Безнең өчен "Бизнес-десант" проектын оештыручыларга зур рәхмәт.

Болардан тыш, очрашу кысаларында январь аенда эшләтеп җибәреләчәк "Тикшерелгән бизнес" ("Проверенный бизнес") махсус интернет-журнал турында да фикер алыштылар. Әлеге интернет-журнал эшмәкәрләргә үзара аралашырга, фикер алышырга, үзләрен борчыган сорауларын бирергә һәм аларга тулы җавап алырга, тәҗрибә уртаклашырга да ярдәм итәчәк.

Безнең районда 300дән артык кече һәм урта бизнес вәкиле теркәлгән. "Бизнес-десант" проектында шуларның иллеләбе катнашты.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан undefined Чирмешән килде командасы янына эшкуарлары бизнесдесант