Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән бабайлары “скандинавларча“ йөри

Чирмешән картлар һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләр исәнлекләрен Финляндия, Швеция картлары кебек ныгыта башлаган. "Скандинавларча йөрү"нең асылы бик гади. Олы яшьтәге кешеләр чаңгы таякларына охшаш таякларга тотынып, билгеле бер ритм белән "прогулка" ясый. Европа илләрендә популяр булган шушы ысул белән әби-бабайларның мускуллары ныгый, гәүдә төзлеге саклана төшә, ди. Безнең интернатта яшәүчеләр...

Чирмешән картлар һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләр исәнлекләрен Финляндия, Швеция картлары кебек ныгыта башлаган.


"Скандинавларча йөрү"нең асылы бик гади. Олы яшьтәге кешеләр чаңгы таякларына охшаш таякларга тотынып, билгеле бер ритм белән "прогулка" ясый. Европа илләрендә популяр булган шушы ысул белән әби-бабайларның мускуллары ныгый, гәүдә төзлеге саклана төшә, ди.

Безнең интернатта яшәүчеләр өчен әлеге күнегүләргә дип 15 пар таяк алганнар. Белгеч күзәтчелегендә, картлар һәр көнне шулай, үз биналары каршындагы фонтан тирәсендә һава сулап күнегүләр башкара.

Роберт абый яңа коляска сыный

Чирмешән картлар һәм инвалидлар йорт-интернатына заманча инвалид коляскасы алганнар. 60 килограмм авырлыктагы, электр двигательле "машина" сәгатенә 6 километр тизлек белән йөри. Бу көннәрдә аны юлларда хуҗасы бәяли.

Йөри алмаучылар өчен ясалган утыргычлы арбаны интернатта яшәүче Роберт Муллинга биргәннәр. Яңа техниканың аккумуляторы, корганнан соң, 25 километр ара узарга җитә. Роберт абый аның батареяларын ике көнгә бер яңартып ала.

-Колясканы бик көчле, егәрле итеп ясаганнар, карлы юлда да йөри ала. Идарә итү кечкенә генә джойстик ярдәмендә башкарыла, - ди ул. -Йөрергә, кибетләргә узарга ансат. Әле менә сез шалтыратканда да әби-бабайларның гозерләрен юллап "Кәрвансарай"га кереп баруым иде.

Роберт абый "яңа машинасы" белән бассейнга су керергә дә барып кайта, мәчеткә гарәп графикасы өйрәнергә дә йөри.

-Ул бик кызыксынучан, күп йөрүче кеше. Шуның өчен колясканы да, Яңа ел бүләге ясап, аңа бирдек. Социаль страховкалау фонды ярдәме белән мондый коляскаларны ел башында тагын өч кешегә алырга ниятләп торабыз,- ди картлар һәм инвалидлар йорт- интернаты директоры Җәүдәт Мотыйгуллин.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан йортинтернат