Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бердәмроссиялеләр сайлауларга йомгак ясады

Бөтенроссия "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Чирмешән җирле бүлегенең 21 нче конференциясе делегатлары Дәүләт Думасына үткән сайлаулар барышындагы эшләренә нәтиҗә ясадылар һәм җирле политсовет составына яңа әгъза сайладылар. Җыенда әйтүләренчә, Дәүләт Думасына сайлауларда катнашкан 14916 райондашыбызның 96,76 проценты "Бердәм Россия" партиясе өчен тавыш биргән. Ә бер мандатлы округ буенча сайланган Айрат...

Бөтенроссия "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Чирмешән җирле бүлегенең 21 нче конференциясе делегатлары Дәүләт Думасына үткән сайлаулар барышындагы эшләренә нәтиҗә ясадылар һәм җирле политсовет составына яңа әгъза сайладылар.

Җыенда әйтүләренчә, Дәүләт Думасына сайлауларда катнашкан 14916 райондашыбызның 96,76 проценты "Бердәм Россия" партиясе өчен тавыш биргән. Ә бер мандатлы округ буенча сайланган Айрат Хәйруллин исә 90,20 процент сайлаучының тавышын җыйды.
Җирле бүлекнең политсовет әгъзасы Рамил Моратшин башка урынга яшәргә китү сәбәпле, үз гаризасы нигезендә, конференция делегатлары аны политсовет составыннан азат иттеләр. Яшерен тавыш бирү юлы белән, политсовет составына яңа әгъза итеп Фаяс Минһаҗев сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Бердәм Россия конференция