Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ат җиккән малайлар – бүген үрнәк бабайлар

Туган як тарихы музеенда «Хезмәт кешесе» исемле күргәзмә эшли башлады. Музей хезмәткәрләре гади халыкның ирешкән уңышларын райондашларга күрсәтүне максат итеп куйганнар. Күргәзмәдә ТАССРның атказанган мелиораторы Рәҗәп абый Төхфәтуллинның дистәләп Мактау грамотасы, күкрәк билгеләре һәм медальләре урын алган. Болар барысы да аның хезмәттәге уңышлары турында сөйли. Бүген музейга үзе дә килгән...

Туган як тарихы музеенда «Хезмәт кешесе» исемле күргәзмә эшли башлады. Музей хезмәткәрләре гади халыкның ирешкән уңышларын райондашларга күрсәтүне максат итеп куйганнар.

Күргәзмәдә ТАССРның атказанган мелиораторы Рәҗәп абый Төхфәтуллинның дистәләп Мактау грамотасы, күкрәк билгеләре һәм медальләре урын алган. Болар барысы да аның хезмәттәге уңышлары турында сөйли.
Бүген музейга үзе дә килгән Рәҗәп абый 12 яшендә үк эшли башлаган, хәтта ат белән җир сукалаган.
- Абзардан атны ат караучылар тотып бирә, ә бригадир җигә иде, - дип искә ала ул елларны ветеран.
Р. Төхфәтуллин 29 ел мелиорация тармагында хезмәт куя - куатле бульдозерда эшли. Алар Нурлат, Аксубай, Чирмешән районнарында буалар буалыйлар, урманнарны чистартып чәчүлек кырлар ясыйлар. Механикалаштырылган колонна элек Шешминкада була, соңрак район үзәгенә күчә. Рәҗәп абыйга гомере буе диярлек өйдән еракта йөреп эшләргә туры килә. Кайта алмыйча кунып калган чаклары да булгалый.
- Рәхмәт, хезмәтебезне күрә белделәр, Чирмешәндә аерым йорт та бирделәр,- ди 76 яшьлек Рәҗәп абый.
- Бу күргәзмә әле озак эшләячәк, биредә башка райондашларыбызның да Мактау грамоталарын һәм бүләкләрен күрергә мөмкин булачак,- ди музей директоры Алмаз Закиров. - Документларның күчермәләре бездә калачак.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Күргәзмәләр