Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның юбилеен туган як тарихы музеенда да билгеләп үттеләр.
"Тукай безнең күңелләрдә" исемле күргәзмә янында, әдип турында истәлекләр, әсәрләренә багышлап эшләнгән экспонатлар, балалар рәсемнәре урын алган залда язучының шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады.
Әлеге чарада Утыз Имән мәктәбе укучылары, "Ландыш", "Чишмәкәй" балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйлар...