Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Аллаһ йортында – олы мәҗлес

Чирмешән мәчетендә "Коръән һәм без" исемле мәҗлес уздырдылар. Анда алтмышлап дин кардәшебез катнашты. Аллаһ йортындагы бу чара Коръән аятьләрен укудан башланды. Аннары бәлеш, җиләк-җимеш һәм башка тәм-томнар белән сыйланганнан соң, Сарман районыннан килгән кунак - Сәет хәзрәт вәгазь сөйләде. Аның безгә инде икенче тапкыр килүе. Ошбу сәфәре Сарманда яшәүче игелекле,...

Чирмешән мәчетендә "Коръән һәм без" исемле мәҗлес уздырдылар. Анда алтмышлап дин кардәшебез катнашты.


Аллаһ йортындагы бу чара Коръән аятьләрен укудан башланды. Аннары бәлеш, җиләк-җимеш һәм башка тәм-томнар белән сыйланганнан соң, Сарман районыннан килгән кунак - Сәет хәзрәт вәгазь сөйләде. Аның безгә инде икенче тапкыр килүе. Ошбу сәфәре Сарманда яшәүче игелекле, динле якташыбыз - Шәүкәт Хәйруллин (тумышы белән Ибрай Каргалыдан) тырышлыгы белән дә оешты. Дөресен генә әйткәндә, үзебездә вәгазьне оста, үтемле итеп сөйләүчеләр азрак шул. "Кайберәүләр, менә пенсиягә чыгармын да, мәчеткә йөри башлармын, дип, дингә гаять соңга калып килә. Без үзебезне генә түгел, балаларыбызны да Аллаһыбыз кушканнар буенча яшәргә өйрәтергә бурычлы. Тәнебезне дә, җаныбызны да дәваларга ки-рәк, - диде хәзрәт.

- Бу дөньяга бер мизгелгә генә килгәнебезне онытмыйк. Байлык җыеп кына яшәү, әгәр аның сөенече булмаса, дөрес түгел. Бөтен байлык Аллаһы Тәгалә кулында, ул барысына да хуҗа. Соңгы вакытларда динлелек белән түгел, бозыклыклар турында сөйләп мактанышу китте, кайбер җитешсезлекләрне күрми дә башладык. Кемнеңдер хаталарын тикшереп, үзебезнекен күрмибез".

Мәҗлескә җыелган башка кунаклар да тәңребезне зурлап, аңа буйсынып, якынаеп, гөнаһлардан тыелып яшәргә өндәделәр.

Мәгълүм булганча, Чирмешән мәчетендә дә дин гыйлеме эстиләр, исламның нигезләрен өйрәнәләр. Бу изге эшне оештыручыларның берсе - мөгаллимә Әлфия ханым Галиева һәм аның шәкертләре - хатын-кызларыбыз табынга бик тәмле ризыклар әзерләгәннәр, рәхмәт яусын, ходай кабул итсен, әҗер-сәвапларын бирсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән мәчетендә “Коръән һәм без” исемле мәҗлес

2
X