Чирмешән крепостен кар астыннан чыккан чүп-чардан арындыруда 1нче Чирмешән урта мәктәбе укучылары да нык булышкан. 30лап 5нче класс укучысы тарихи валда байтак эш башкарган. Туган як тарихы музее хезмәткәрләре андагы байтак корыган агачларны кискәннәр. -Ачык һавадагы музейда эшләр байтак әле, - ди туган як тарихы музее директоры Алмаз Закиров. -...
Чирмешән крепостен кар астыннан чыккан чүп-чардан арындыруда 1нче Чирмешән урта мәктәбе укучылары да нык булышкан.

30лап 5нче класс укучысы тарихи валда байтак эш башкарган. Туган як тарихы музее хезмәткәрләре андагы байтак корыган агачларны кискәннәр.
-Ачык һавадагы музейда эшләр байтак әле, - ди туган як тарихы музее директоры Алмаз Закиров. - Крепость эчендә юллар ясарга кирәк. Моны имән түмгәкләреннән эшләргә планлаштырабыз.
Акча ягы хәл ителсә, дары базы, приказчы өе, баскычлар да булачак, пушкалар тирәсе койма белән тотып алыначак.
Нет комментариев