Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Туймәтлеләр нигез кадерен белә

Туган йорт. Кендек каны тамган җир. Ул гомер буена кеше күңеле өчен иң якын, иң кадерле, иң изге җир булып кала. Буш ятим йортлар... Балалар кайсы кая таралган, әти-әниләр инде җир куенында. Кич җиттеме, башка өйләрдә утлар кабынгач, буш йорт моңаеп, моңсуланып кала. Безнең авылда да буш йортлар байтак, дөрес,...

Туган йорт. Кендек каны тамган җир. Ул гомер буена кеше күңеле өчен иң якын, иң кадерле, иң изге җир булып кала.

Буш ятим йортлар... Балалар кайсы кая таралган, әти-әниләр инде җир куенында. Кич җиттеме, башка өйләрдә утлар кабынгач, буш йорт моңаеп, моңсуланып кала.

Безнең авылда да буш йортлар байтак, дөрес, кайберләрендә ел дәвамында берничә тапкыр ут алына, өйгә җан керә, урам ямьләнеп китә. Безнең күршедә дә бар андый йорт. Ул - Гиниятуллин Лотфулла һәм Мөсәвәрә әби яшәгән нигез. Аларның балалары, оныклары йортны төзекләндереп, аңа ямь кертәләр. Әлеге изге гамәлдә башлап йөрүче - аларның оныгы, Мөслимдә яшәүче Рәмилә булды. Оныклар, балалар бу эштә җиң сызганып эшләделәр.

Менә 16нчы сентябрь көнне тәрәзәдән урамга яктылык сибелде. Балалар кайтып, Корбан мәҗлесе үткәрделәр, әти-әниләренә һәм яшьли вафат булган кыз туганнары Мөслимәгә дога кылдырдылар.

Нигез кадерен белгән Хисамиевлар шулай ук туган йортларына эзне суытмыйлар. Өйләрен карап тоталар, кышын да ул суынмый. Ел саен әби-бабайлар җыеп Коръән укыталар.

Кыям абый Гыйматдиновлар нигезендә дә мәһабәт бина калкып чыкты. Аны улы Әнәс һәм оныгы төзетте, анда да Коръән аятьләре яңгырады.

Исхак белән Сания апа Мәссаровлар яшәгән йортны да балалары, оныклары төзекләндереп куйдылар һәм Коръән мәҗлесләрен бергә җыелып шунда үткәрәләр. Әйтерсең лә, Коръән аятьләре аларны ел буена туендырып тора.

Нургаяз һәм Фатыйма апа Әхмәтҗановларның, Азат һәм Хәдичә апа Гыйниятуллинарның да балалары туган йортларының ишекләрен еш ачалар.

Күңелләрендә туган нигезгә, туган авылга мәхәббәт хисе сүрелмәгән балалар, оныклар булганда, авыл яшәр дип өметләнәсе кала.

Илләр, көннәр тыныч булып, авылларга игътибар тагы көчәеп китсә, халкын эш белән тәэмин итәрлек урыннары булдырылса, белмәссең, бәлки балаларның яки оныкларның берәрсе нигезләренә кайтып төпләнер.

Зәйнәп Сабирова.

Туймәт авылы.

Безнең сайтта укыгыз:

Чирмешән район кешесе полиция хезмәткәренә каршылык күрсәткән өчен җаваплылыкка тартылган

http://www.nashcheremshan.ru/tt/the-news-tat/item/17383

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Безгә язалар нигез кадере белән Туймәтлеләр