Туймәтлеләр нигез кадерен белә
Туган йорт. Кендек каны тамган җир. Ул гомер буена кеше күңеле өчен иң якын, иң кадерле, иң изге җир булып кала.
Буш ятим йортлар... Балалар кайсы кая таралган, әти-әниләр инде җир куенында. Кич җиттеме, башка өйләрдә утлар кабынгач, буш йорт моңаеп, моңсуланып кала.
Безнең авылда да буш йортлар байтак, дөрес,...