Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Түбән Кармалка балалары Әлмәт ял паркында булганнар

Түбән Кармалка мәктәбендә җәй саен мәктәп яны лагеры эшли. "Кояшкай"га быел да җыелдык. Тәрбиячеләр Миләүшә апа Мөхәммәтҗанова, Әлфия апа Шарапова белән төрле спорт чараларында катнашабыз, походларга йөрибез, тематик рәсемнәр, кул эшләнмәләре ясыйбыз. Пешекчеләр Нина Жеглова, Ирина Мортазина безне тәмле ашлар белән сыйлыйлар. Без Әлмәт ял паркына да бардык. Бу чараны...

Түбән Кармалка мәктәбендә җәй саен мәктәп яны лагеры эшли. "Кояшкай"га быел да җыелдык. Тәрбиячеләр Миләүшә апа Мөхәммәтҗанова, Әлфия апа Шарапова белән төрле спорт чараларында катнашабыз, походларга йөрибез, тематик рәсемнәр, кул эшләнмәләре ясыйбыз.

Пешекчеләр Нина Жеглова, Ирина Мортазина безне тәмле ашлар белән сыйлыйлар.
Без Әлмәт ял паркына да бардык. Бу чараны оештыручы директорыбыз Ринат абый Сибгатуллинга, лагерь начальнигы Ирина Парамоновага, транспорт белән ярдәм күрсәткән Дамир Мәгъсумовка, Риф Зариповка, шофер Василий Кузьминга зур рәхмәтәбезне җиткерәбез, аларга исәнлек, эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете телибез.
"Кояшкай"да ял итүче балалар.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Түбән Кармалка авылы җәйге ял