Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

“Сөлчә”дән үрнәк алсыннар

Соңгы дистә елларда илебездә зур үзгәрешләр булды, аның яхшысы да, ни кызганыч, яманы да бар. Колхоз-совзозлар таралу - шуның бер мисалы. Дөрес, алар урынына алмашка фермер хуҗалыклары барлыкка килде-килүен, тик аларның барысы да эшләрен җайлап китә алмадылар. Шул ук вакытта араларында кырчылыкны, терлекчелекне көйле генә алып баручылары да бар. Шундыйлардан...

Соңгы дистә елларда илебездә зур үзгәрешләр булды, аның яхшысы да, ни кызганыч, яманы да бар. Колхоз-совзозлар таралу - шуның бер мисалы. Дөрес, алар урынына алмашка фермер хуҗалыклары барлыкка килде-килүен, тик аларның барысы да эшләрен җайлап китә алмадылар. Шул ук вакытта араларында кырчылыкны, терлекчелекне көйле генә алып баручылары да бар. Шундыйлардан районның "Сөлчә" җәмгыятен (Иске Элмәле һәм Яңа Элмәле авыллары) атыйсым килә.

Алар нәкъ элеккеге еллардагы сыман (колхозлар ничек эшләде, яшәде, шулай) үз көннәрен үзләре күрәләр. Язгы чәчү, урак вакыты булсынмы - бар эшләрен күмәкләшеп башкаралар, терлекчелектә дә уңышлары шактый. Урак вакытында, икмәк кайта башлагач, уннан артык хатын-кыз амбарларда эшли, икмәк чистарталар, хәтта атлар җигеп, кибәген фермаларга кертәләр, әрәм-шәрәм итмиләр, шулай атларга запас әзерләп куялар. Кырлары тулы салам, печән. Ферма тирәсендә дә азык запаслары бар. "Сөлчә"дә терлекләрне дә киметмәскә тырышалар, әле үзләрендә үстергән буаз таналар да саталар.

Районыбыз авылларыннан күпме кеше шуннан үзенә икмәк - фураж сатып ала. Хуҗалык үзенә җитәрлек чәчү орлыгы, малларына иркенләп ашатырлык фураж әзерләп куя. Булган барлык техникаларын файдаланалар, вакытында ремонтларга тырышалар. Эшче көчләргә дә аптырамыйлар, читтән килеп эшләүчеләр дә бар. Урак вакытында Лашманнан гына унлап кеше монда үзенә шөгыль таба, алар комбайннарда, машиналарда эшлиләр. Хезмәтенә күрә хакын да, икмәген, терлеген дә алалар. Чәчү вакытында сыйфатлы орлык кына чәчәргә тырышалар, анда үстерелгән арпа, бодай бик эре була. Терлекчелектәге уңышлары хакында да район газетасыннан еш укып торабыз. Эшнең шулай яхшы оештырылуы, әлбәттә, җитәкчедән тора, Хәмзә Ильяс улы Хамматов булдыра торган, тырыш кеше, оештыра белә, эшләгән кешенең хәленә керә.

Районыбызда шундый оешкан җәмгыятьләр күбрәк булсын, алар халыкны эшле итсеннәр иде. Башкалар "Сөлчә" җәмгыяте үрнәгендә да эшләсен, Яңа Элмәле, Иске Элмәле уңганнарыннан үрнәк алсыннар, аларда семинарлар оештырылсын иде, аларның эш тәҗрибәләрен башкаларга да күрсәтергә кирәк.

Миндар Борһанов.

Лашман авылы.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Сөлчә үрнәк алсыннар