Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

“Минем әнием - дөньядагы иң яхшы әни“ конкурсына

Рәхмәт, әни Рәхмәт, әни сиңа, әткәй ядкарен Җиргә салып таптамаган өчен. Җил-яңгыр тидерми балаларга Ярдәм биреп үстергәнең өчен. Әтигә шул Ходай кыска гомер биргән, Бик әрнедек аны югалткач. Сабырлыгың белән безгә үрнәк идең, Тынычлана идек юаткач. Синең кочак безне гел җылытты, Салкын җилләр каршы искәндә. Син булганда яшәү рәхәт булган...

Рәхмәт, әни
Рәхмәт, әни сиңа, әткәй ядкарен
Җиргә салып таптамаган өчен.
Җил-яңгыр тидерми балаларга
Ярдәм биреп үстергәнең өчен.
Әтигә шул Ходай кыска гомер биргән,
Бик әрнедек аны югалткач.
Сабырлыгың белән безгә үрнәк идең,
Тынычлана идек юаткач.
Синең кочак безне гел җылытты,
Салкын җилләр каршы искәндә.
Син булганда яшәү рәхәт булган
Әти югы җанны киссә дә.
Кулларыңнан һәрчак гөл түгелде,
Нужа йөген гомер тарттың син.
Аек акыл белән алга карап,
Ул көчләрне каян алгансың.
Нигезебезнең ишеге ачык иде,
Кирәк иде әле яшәргә.
Әти рухын йөрәгемә кушып,
"Рәхмәт, әни," диеп дәшәргә.
Мәңгелектә тыныч йокла, әни,
Синең тормыш безгә маяк бит.
Йөрәгемдә исемең уеп куйган,
"Минем әни иң-иң изге", дип.
Рәсимә Хәйруллина,
Туймәт авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурсы