Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Утыз Имән авылында яшәүче Самат Ризванов Хәйдәр Бигичев белән шахмат уйнаган

Хәрби хезмәттән соң пенсиягә чыгу белән Казанга кайтып, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына инженер булып эшкә урнаштым. Дүрт ел чамасы биредә хезмәт куярга, бик күп күренекле, дәрәҗәле кешеләр беән очрашырга туры килде. Венера Ганиеваның "Сандугач" җырын бик матур җырлаганы истә. Татарстанның суверенитет алган елларында ул да милләтпәрвәргә әйләнде,...

Хәрби хезмәттән соң пенсиягә чыгу белән Казанга кайтып, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына инженер булып эшкә урнаштым. Дүрт ел чамасы биредә хезмәт куярга, бик күп күренекле, дәрәҗәле кешеләр беән очрашырга туры килде.

Венера Ганиеваның "Сандугач" җырын бик матур җырлаганы истә. Татарстанның суверенитет алган елларында ул да милләтпәрвәргә әйләнде, Казан кызы ул, күбрәк татар җырларын җырлый башлады, татарчасы нык камилләште.

Зәйнәп Фәрхетдинованың зур сәхнәгә чыгарга беренче адымнар ясаган чагы. Театрга репитицияләргә еш килде ул. Бер көнне аны коридор буйлап электрчы эзләп йөргән вакытында очраттым. Костюмын үтүкләргә уйлаган да, утюгы ватылган икән. Кечкенә бер эпизод, тик һаман истә.

Хәйдәр Бигичев белән бер генә очрашмадык. Ул да, минем кебек, шахмат уйнарга яратты. Айдар Фәйзрахманов белән миңа каршы уйныйлар, җиңсәләр, "чемпигә чәпәдек әле", дип мактанышалар. Кызык чаклар бар иде инде. Күренекле, популяр җырчы Хәйдәр Бигичев тумышы белән Сергач якларыннан бит, мишәрлеге белән бик мактанды, горурланды. Гади, дәртле, уен-көлкеле дә иде.

Дөньякүләм бөек шәхес, балет остасы Рудольф Нуриев белән бер баскычтан атлап мендек диярлек. Париж сәхнәләрен буйсындырган, "оча торган татар" кушаматы алган мәшһүр артист театрыбыз артистларының репитицияләрен күзәтергә дип килгән иде. Каты авыруына карамастан, ул Казанны күрергә, әйтерсең лә барысы белән дә мәңгегә хушлашырга, күңелен тутырып китәргә килгән.

Телебезне, моңыбызны саклаучы, халкыбызга җыр-моң бүләк итүче барлык артистларыбызга иҗат уңышлары, саулык телим, хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм. Ә мәрхүм-мәрхүмәләрнең рухлары шатлансын.

Самат Ризванов. Утыз Имән авылы.

Кадыйр Гомәров фотосы

Безнең сайтта укыгыз:

Кемгә Чирмешәндә яктырткыч комачаулаган?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Безгә язалар белән шахмат уйнадык Хәйдәр Бигичев