Утыз Имән авылында яшәүче Самат Ризванов Хәйдәр Бигичев белән шахмат уйнаган
Хәрби хезмәттән соң пенсиягә чыгу белән Казанга кайтып, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына инженер булып эшкә урнаштым. Дүрт ел чамасы биредә хезмәт куярга, бик күп күренекле, дәрәҗәле кешеләр беән очрашырга туры килде.
Венера Ганиеваның "Сандугач" җырын бик матур җырлаганы истә. Татарстанның суверенитет алган елларында ул да милләтпәрвәргә әйләнде,...