Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Зөфәр Билаловның булачак киленнәренә бер генә таләбе бар

- Зөфәр абый, исәнмесез! Җәйләрегез ничек уза? - Хәерле көн! Җәй булдымы әле соң? Көн дә яңгыр бит! Йон катламым калын булгангамы, әллә инде кыш тугангамы, салкын җәйне мин күбрәк яратам. Эссегә дә каршы түгел мин. Авылга кайтканда, тәбигатьтә ял иткәндә, диңгездә булганда кояш кыздырсын, әмма шәһәрдә эссене уздыру авыррак....

- Зөфәр абый, исәнмесез! Җәйләрегез ничек уза?

- Хәерле көн! Җәй булдымы әле соң? Көн дә яңгыр бит! Йон катламым калын булгангамы, әллә инде кыш тугангамы, салкын җәйне мин күбрәк яратам. Эссегә дә каршы түгел мин. Авылга кайтканда, тәбигатьтә ял иткәндә, диңгездә булганда кояш кыздырсын, әмма шәһәрдә эссене уздыру авыррак. Эшләргә дә комаучалый.

- Бүгенге көндә нинди эшләр белән шөгыльләнәсез?
- Тешләремне дәвалап кайттым әле. Безнең нәселдә тешләр проблемалы, һәрчак профилактика таләп итә.

Аннары, студиябезне яңартабыз, заманча җиһаз сатып алабыз. Əле бит августта Зәйнәп апагызның 50 яше, шул уңайдан зур чара булачак, аңа да әзерләнәбез.

- Тормыш иптәшегезгә нинди бүләк алырга җыенасыз?
- Зәйнәп апагызга нәрсә бирсәң дә кәнагать бит ул! "Миңа бу әйбер кирәк", - дип мәңге сорап алганы юк. Бәйрәм алды икән, бергә кибеткә барып, киңәшләшеп сатып алабыз. Бу - гаилә традициясе.

- Тату гаиләгезнең сере нәрсәдә?
- Безнең гаиләнең тату икәнен кайдан беләсез? Төрле вакытлар була. Əмма авыр вакытларны, бер-беребезгә юл куеп, тиз генә үткәреп җибәрәбез. Дистә еллар бергә яшәгәч, бер-беребезне күз карашыннан да, ишарәләр ярдәмендә дә аңларга өйрәндек.

- Миңа калса, сез бик горур кеше. Ачуланышканда, тәүге адымны ясый аласызмы?
- Зәйнәпнең дә холкы гади генә түгел. Ул да озак вакыт эндәшми йөри. 50/50 дип әйтер идем: кайчак ул юл бирә, кайчак - мин. Мин бик горур түгел, бераз усаллыгым бар. Əмма ул начар усаллык түгел, ә яшәеш өчен кирәк булган холыкның бер чагылышы гына.

- Улларыгыз үсеп буй җиттеләр. Аларга үрнәк әти булдым, дип әйтә аласызмы?
- Əйе, Булатыбызга - 23, Фоатка 16 яшь. Ир-ат белергә тиеш иң мөһим әйберләргә өйрәтә алдым дип саныйм. Əле тормыш дәвам итә: киңәш сорап килгән очракта, бер дә кире какмыячакмын. Мин алар өчен һәрвакыт киңәшче булырмын. Ə менә булачак хатыннарына килгәндә, мин аларга киңәш бирә алмыйм. Йөрәкләре кемне сайлый - шуңа өйләнсеннәр. Миннән тик бер таләп: татар кызы булсын!

Азалия ИСМƏГЫЙЛЕВА

http://shahrikazan.com/tt/2015-01-22-07-49-54/2016-09-27-10-27-59/item/22665-zөfәr-bilalovnyiң-bulachak-kilennәrenә-ber-genә-talәbe-bar.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined жилье

2
X