Чирмешән районында юл техникалары кышка әзер
Безнең районда

Чирмешән районында юл техникалары кышка әзер

Көз әле кояшы белән сөендерсә дә, кышка да ерак калмады. Районда юл техникаларын кар чистартуга һәм бозлавыкка каршы көрәшергә әзерлиләр.

Быел кышын юлларны, тротуарларны һәм мәйданнарны чистартуда район үзәгендә - “Чирмешән районының коммуналь челтәрләре” предприятиесе, төбәк юлларында -  “Татавтодор” җәмгыятенең Аксубай филиалы техникалары эшләячәк, шулай ук һәр авыл җирлегенең үз тракторы бар.


Нет комментариев