Зөфәр Билаловның булачак киленнәренә бер генә таләбе бар
- Зөфәр абый, исәнмесез! Җәйләрегез ничек уза?
- Хәерле көн! Җәй булдымы әле соң? Көн дә яңгыр бит! Йон катламым калын булгангамы, әллә инде кыш тугангамы, салкын җәйне мин күбрәк яратам. Эссегә дә каршы түгел мин. Авылга кайтканда, тәбигатьтә ял иткәндә, диңгездә булганда кояш кыздырсын, әмма шәһәрдә эссене уздыру авыррак....