“Кәрван сарай” янындагы ярминкә мәйданчыгыбызда “Игелек кыл!” хәйрия ярминкәсе узды. Әлеге игелек ярминкәсе – бу уку елында өченче.
Бу көнне биредә авыл мәктәпләре укытучылары һәм ата-аналар сәүдә итте. Киштәләрдә мәктәп бакчалырында үстерелгән яшелчәләр: бәрәңге, суган, кишер, кәбестә мул иде. Шулай ук банкаларга ябылган төрле салатлар, тозлы кыяр һәм помидор, кайнатмалар да саттылар. Камыр ризыкларына да хуҗа табылды. Ярминкә кунакларын җырлап каршы алдылар, кайнар чәй белән дә сыйладылар.
Продукция сатудан 98 мең сумнан күбрәк акча җыелган. Әлеге керемнәрен якташларыбыз СВОдагы сугышчыларга ярдәм фондына тапшырдылар. “Игелек” өстәленә җыелган продукция дә егетләргә җибәреләчәк.
Нет комментариев