Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Үзебезнекеләрнең дә, читләрнең дә, тәртибен күзәтик

Россия Эчке эшләр министрлыгының "Чирмешән" муниципальара бүлегеннән 17 хезмәткәр, Универсиада алдыннан һәм спорт уеннары үткән көннәрдә дә җәмәгать тәртибен саклау өчен, ике айга Казанга командировкага җибәрелә. Хезмәткәрләр май ахырында китә. Хезмәт командировкасындагы һәм районда калган полиция хезмәткәрләренә дә бу вакытта көчәйтелгән режимда эшләргә туры киләчәк. Гомумән, уяулыкны югалтмаска кирәк. Район...

Россия Эчке эшләр министрлыгының "Чирмешән" муниципальара бүлегеннән 17 хезмәткәр, Универсиада алдыннан һәм спорт уеннары үткән көннәрдә дә җәмәгать тәртибен саклау өчен, ике айга Казанга командировкага җибәрелә. Хезмәткәрләр май ахырында китә.


Хезмәт командировкасындагы һәм районда калган полиция хезмәткәрләренә дә бу вакытта көчәйтелгән режимда эшләргә туры киләчәк. Гомумән, уяулыкны югалтмаска кирәк.

Район ведомствоара террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышында да сүз шул хакта барды.
Предприятиеләргә һәм халыкка белешмәлек һәм ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерлары таратылачак. Һәр оешмада террорчылыкка каршы почмаклар булырга тиеш. Тикшерүләрдән күренгәнчә кайбер җитәкчеләр бу кагыйдәне үтәргә ашыкмыйлар.

Районда 45 чит ил гражданы яши. Шуларның 12се - озак вакыт яшәү, 33се вакытлыча тору өчен теркәлгән. Ике райондашыбыз экстремизм буенча оператив исәптә тора.

- Безгә чит ил гражданнарыннан түгел, ә күбрәк тәртипләре ышанычсыз үзебезнең кайбер кешеләрдән сакланырга кирәк,- ди Россия Эчке эшләр министрлыгының "Чирмешән" муниципальара бүлеге начальнигы Фаяс Минһаҗев.

Районда чит-ят, шикле кешеләр күрсәгез, 8(84396)02-111, 2-54-39 номерларына шалтыратырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined террорчылыкка – юк!